Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Кырым Югары радасы кораллы кешеләр күзәтүе астында референдум соравын һәм көнен билгеләгәннән соң җирле хөкүмәтне дә алыштырды. Инде Кырым да Русиядән акча сорый.

Кырым Югары радасы бинасын төнлә корал белән басып алган һәм Русия әләмен элеп куйган билгесез кешеләр күзәтүе астында Кырым язмышын хәл итүче мөһим карарлар чыгарды. Кайбер депутатлар, шул исәптән раданың президиум әгъзасы Әнвәр Абдураимов, үзләренә "корал төбәлгән" хәлдә андый мөһим мәсьәләләрне карый алмавын әйтеп бу чираттан тыш утырышта катнашудан баш тартты.

Рада 25 майда, Украинадагы президент сайлау белән бер үк көндә Кырым автоном республикасының статусы турында референдум да үткәрергә дип тавыш бирде. Бу карарны утырышта катнашкан 64 депутатның 61е хуплады. Радада барлыгы 100 депутат.

Референдумга "Кырым автоном республикасы дәүләт мөстәкыйльлегенә ия һәм Украинаның килешүләр һәм шартнамәләр нигезендә бер өлеше булып тора" ("Автономная Республика Крым имеет государственную самостоятельность и входит в состав Украины на основе договоров и соглашений") дигән сорау чыгарыла һәм "әйе" йә "юк" дип җавап бирү тәкъдим ителә.

Элегрәк кайберәүләр референдумга Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу турында сорау чыгаруны да тәкъдим иткән иде. Кырымдагы халыкның күпчелеген 1944 елда Сталин кырымтатарларны Үзәк Азиягә сөргәннән соң бирегә китереп урнаштырылганнар тәшкил итә. 2001 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Кырымда руслар 58%, украиннар 24%, кырымтатарлар 12% тәшкил итә.

Кырымтатарлар Украинада Виктор Януковичны хакимияттән бәреп төшергән көчләрне бердәм рәвештә хуплый һәм хәзер референдум үткәрү болай да киеренке вазгыятьне тагын да катлауландырачак дип белдерә. Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушарга теләүче "Урыс берлеге" җитәкчесе Сергей Аксенов һәм башка җитәкчеләр белән бу мәсьәләне хәзер күтәрмәү турында килешкәннән соң Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырым Югары радасы яныннан сепаратистларны этеп чыгарган кырымтатарларны тыныч кына таралырга чакырган иде.

Татарстан һәм Башкортстан акчалары Кырымга китәргә мөмкин

Югары рада шулай ук Анатолий Могилев җитәкчелегендәге Кырым хөкүмәтенә ышанычсызлык белдерде һәм әле кичә генә кырымтатарлар белән килешкән кебек күренгән Сергей Аксеновны 52 тавыш белән Кырымның яңа премьер-министры итеп билгеләде. Бу карар парламент янына җыелган Русия яклы демонстрациячеләр алдында игълан ителде. Аксенов премьер вазифасында иң беренче адым буларак Мәскәү ярдәменә өметләнүен һәм "урра", "Русия" дип кычкырулар, кул чабуларны тавыш көчәйткеч белән генә җиңеп Русиядән акча көтүен белдерде. Аның әйтүенчә, Мәскәү ул акчаларны бирәчәген инде вәгъдә иткән.


Мәскәү моңа ризалашса, һәм бик теләп ризалашыр дип көтәргә кирәк, Русиядәге болай да бик аз сандагы донор төбәкләргә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстан халкына Кырымны ашату өчен бил каешларында тагын бер яңа тишек тишәргә туры киләчәк. Төньяк Осетия, Абхазия, Днестр буе республикасы кебек Русия акчасына яшәүче төбәкләр исемлегенә инде Кырым да өстәләчәк дигән сүз. Моңарчы Кырым бюджетының өчтән ике өлеше чамасы, ә Акъяр (Севастополь) бюджетының 80ләп проценты Киевтан финанслана иде.

Мәскәү Кырымдагы хәлләргә Татарстан рәсмиләрен инде хәзер үк ашыгыч рәвештә турыдан-туры җәлеп итә башлады.

Сепаратизмга юл куелмаячак

27 февральдә Украинаның яңа премьер-министры итеп билгеләнгән Арсений Яценюк илнең яңа хөкүмәте сепаратизмга юл куймаячак дип кисәтте.

Украинаның яңа премьеры Арсений Яценюк

Украинаның яңа премьеры Арсений Яценюк

"Без минем илемнең территориаль бербөтенлегенә тугрылыклы булып калабыз. Яңа хөкүмәт Кырымдагы вазгыятьне тотрыклыландыру өчен һәммә нәрсәне эшләячәк, барлык хокукый чараларны кулланачак, бөтен дөньяны һәм Украинаның барлык күршеләрен Украинаның суверен бербөтен ил булуына һәм сепаратизмга юл куелмаячагына инандырачак", диде.

Брюссельдә НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Русиянең чәршәмбе көнне башлаган хәрби күнегүләре Украинадагы хәлләргә бәйле дип борчылу өчен сәбәп күрмәвен әйтте. Шул ук вакытта Русиянең моны нәкъ менә хәзер башлавы игътибар җәлеп итте, диде.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен

"Бездә Русиянең хәрби көчләр белән тыкшынырга җыенуын күрсәтүче бернинди мәгълүмат та юк. Минем бүгенге белдерүем бик баланслы булды һәм мин барлык тарафларны, барлык якларны вазгыятьне кыздыручы адымнар ясамаска чакырдым. Киресенчә, безгә барлык бу вазгыятьне тынычландыручы адымнар кирәк", диде Фог Расмуссен.

АКШ саклану министры Чак Һэйгел Вашингтон Русиянең хәрби күнегүләрен "игътибар белән күзәтә", диде. Ул Мәскәүне "катлаулы чорда ялгыш аңлашылырга" мөмкин бернинди адым да ясамаска чакырды.

АКШ саклану министры Чак Һэйгел

АКШ саклану министры Чак Һэйгел

"Бүген мин Американың Украина территориаль бөтенлеген һәм суверенлыгын нык яклавын белдердем һәм НАТО саклану министрлары да шундый ук уртак белдерү ясады. Без башка дәүләтләр Украинаның суверенлыгын хөрмәт итәр һәм провокатив гамәлләрдән тыелып калыр дип көтәбез", диде Һэйгел.

Пәнҗешәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Украинадагы вазгыять турында телефон аша АКШ дәүләт секретаре Джон Керри белән сөйләште.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG