Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Путин эзеннән бара яки ник Төркия Кырымны якламый?


Төркия премьер-министры Әнкарада АКР партиясе утырышында. 25 декабрь, 2013
Төркия премьер-министры Әнкарада АКР партиясе утырышында. 25 декабрь, 2013

Төркия Кырым кризисына катышырга теләми - татарларны яклап чыгып ул Мәскәү белән элемтәне бозырга курка. Хәер, Әнкараның үз кризисы дәвам итә: зур ришвәтчелек гаугасы үзәгендә булган Эрдоган, идарә итү стилен тагын да кырыслаштыра.

Кырым кризисы үсә барганда, Төркиянең тавышы һаман да тиешлечә ишетелми. Хәтта Латвия тышкы эшләр министры Линас Линкявичус Кырым парламентына тагылган Русия байрагына карата ризасызлыгын белдерде.

Ә төрек тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу исә (милләте белән Кырым татары) твиттерда кыска итеп “Украинада тотрыклык өчен тырышырга кирәк. Кырым татарлары Украинада тынычлыкта яшәргә тиеш” дип язып куйды. Ләкин министр Русия гамәлләренә бернинди бәяләмә бирми.​
Төркия тышкы эшләр министрлыгы да Кырымдагы вакыйгаларга карата кыскача белдерү белән чикләнде. Анда Әнкара Киевны “Кырым татарлары һәм башка халыклар яшәгән автономия кризисын территориаль берлекне саклап чишәргә” чакыра.

Гомумән Украина кризисына карата фикерләрен белдергәндә дә Төркия рәсмиләре Мәскәүгә тел-теш тидермәскә тырыша.

Элегрәк Төркиянең Европа берлеге мәсьәләләре министры Мәүлет Чавушоглу Киевта барган каршылыкта Европа берлеген гаепләгән иде. “Европага инде ничә ел әйтеп килдек: Украинага карата “йә безне сайлыйсыз, йә сез безнең белән түгел” позициясе дөрес түгел”, - диде министр. Аның сүзләренчә, Русиягә карата карашларны үзгәртергә кирәк. “Русиягә коммунист иленә кебек карарга кирәкми. Ул да Европаның бер өлеше”, - диде Чавушоглу.

Әнкара башлыгы Мәлиһ Гөкчәк исә Евромәйданны тәнкыйтьләп чыгып, Украина инкыйлабы һәм Истанбулда узган җәйдә булган Гези протест чараларының оештыручылары бер үк, дип белдерде.

Ник Төркия Кырымны якламый?

Әнкара Кырым кризисына кысылмый, чөнки Путинга каршы барырга курка. Беренчедән, Русия Төркиянең төп икътисади партнерларының берсе. Икенчедән, АКР хакимияте эчтәлеге һәм юнәлеше буенча “Единая Россия”гә охшап килә, Рәҗәп Тайип Эрдоган идарә итү стиле буенча Путинга.

Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган
Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган
Хәзер төрек премьер-министрының тышкы мәсьәләләр белән мавыгу вакыты түгел. Алдагы айларда ришвәтчелек гаугасы зур җитәкчеләр тирәсендә булса, хәзер аның үзәгендә Эрдоган үзе һәм аның улы Биләл.

24 февральдә аларның 17 декабрьдә узган телефон сөйләшүенең язмасы пәйда булды. Анда премьер улына өйдән дистәләгән миллион доллар алып чыгарга куша. Эрдоган үзе бу язманы “монтаж”, "Төркия премьер-министрына әдәпсез һөҗүм" дип бәяләде.

Тыңланылган телефон сөйләшүләренең җәмәгатьчелеккә хакимият кешеләре, хокук саклаучылар аркылы ирешкәне билгеле. Бу кризисны тагын да кискенләштерә - чөнки хакимиятнең үз арасында каршылык барлыкка килде. Моңа җавап буларак хыянәттән курыккан Эрдоган дәүләт структуралары белән идарә итүне тагын да кырыслаштыра.

“Эрдоган режимы үз вәкаләтләрен арттыра-арттыра илдә гадәттән тыш хәл кертте диярлек”, - ди Британиянең Мидлсекс университетының Төркия белгече Тунч Айбак. “Ришвәтчелектә гаепләүләр яңгырый башлагач, ул мәхкәмә, прокуратура эшләренә тыкшына башлады, прокурорларны эштән алды, яңа кануннар кертте. Мәсәлән, аның партиясе күптән түгел интернетны контрольдә тоту, махсус хезмәтләрне идарә астына алу юнәлешендә кануннар кабул итте”, - ди Айбак.

“Паралелль дәүләт”

Мондый чараларны төрек премьеры болай аклый: янәсе илдә “параллель дәүләт” барлыкка килеп, аның вәкилләре хокук саклаучылар сафларына, медиа ширкәтләренә үтеп кереп Төркиянең тотрыклыгына яный. Үзенең дошманнарын ул исеме белән әйтми, ләкин җәмәгатьчелеккә Эрдоганның Гүлән хәрәкәте белән кискен каршылыкта булуы ачыктан-ачык билгеле. Танылган дин галиме Фәтхулла Гүлән хәзер АКШта яши.

Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән
Гүлән хәрәкәте Төркиядә шәхси мәктәпләр челтәре (“дәресханә”) белән идарә итә. 2000нче еллар башында аның АКР белән арасы яхшы иде, ул вакытта хәрәкәт Эрдоганга хакимияткә килергә ярдәм итте. Ләкин премьер-министрның идарә итү стиле авторитарлана башлагач, Гүлән хәрәкәте АКР белән каршылыкка керде.

Хәзер исә Эрдоган Гүлән хәрәкәтенең йөзек кашы булган “дәресханәләр” челтәренә басымны арттыра, аларны ябу белән яный, халыкны анда белем алмаска чакыра.

Ришвәтчелек кризисы, Гүлән-Эрдоган каршылыгы инде декабрь аеннан бирле бара һәм алга таба да дәвам итәргә охшаган. Сәяси тотрыксызлыктан гарык булган төрек халкы исә үз фикерен тиздән әйтәчәк: киләсе айда Төркиядә муниципаль сайлаулар уза.
XS
SM
MD
LG