Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" мәчете үзендә басмаханә булдырды


"Ярдәм" мәчете үзендә басмаханә булдырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:00 0:00

"Ярдәм" мәчете үзендә басмаханә булдырды

26 февральдә Казанның "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә "Зур Казан" дип исемләнгән яңа басмаханә ачылды. Типографиядә күрмәүчеләр өчен китаплар басылудан тыш, афиша-игъланнар һәм башка басма тауарларны күбесен үзләрендә эшләячәкләр. "Ярдәм" мәчете шул рәвешле хәер-сәдакадан тыш заманча эш алымнары белән үз-үзен яшәтмәкче.

Мәчет бинасының иң аскы катында, таләпләргә туры килгән басмаханә булдырып, "Ярдәм"леләр күрмәүчеләргә бастырган китаплар һәм башка тернәкләндерүгә киткән чыгымнарны капламакчы. Бүген Брайль буенча бер китап нәшер итү 800 сум чамасы икән.

"Зур Казан" басмаханәсен ачарга килгән Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңуллин белдергәнчә, бу башка мәчетләрдә булмаган хәл, "Ярдәм" шәфкатьле, изге эшләр юлыннан барырга тырыша. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе, "Ярдәм" имамы Илдар Баязитов бу эшкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан башлап, оешма, ширкәт җитәкчеләренә кадәр теләп ярдәм итүләрен әйтте.

"Безнең элек күрмәүчеләр өчен китап бастыруда кыенлыклар килеп чыга иде. Моңа кадәр бер генә эшкуар да менә сезгә күрмәүчеләргә китап бастыру өчен акчалар, дип китереп бирүче булмады. Без каян туры килсә, шуннан чыганаклар табып чыгара идек аларны. Бик авыр вакытлар да күп булды”, ди Илдар хәзрәт, яңа басмаханәнең ачылу ихтыяҗын аңлатып.

Яңа ачылган басмаханәдә Татарстан Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина "Мөслимә" гәҗитен чыгара. Сигезенче дистәгә җитүче ханым "Ярдәм" мәчетендә икенче сулышы ачылуын әйтте. Аның фикеренчә, республиканың Диния нәзарәте бу изге гамәлләргә көнләшеп түгел, ә нормаль карарга тиеш. Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе аларга акыллырак булырга киңәш итте, "Ярдәм"дәге кебек нәзарәттә ихласлык, аңлау таба алмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG