Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымдагы хәлләр – Русиянең кораллы басып алуы”


Акмәчет һава аланы янында танылу билгеләре булмаган хәрби
Акмәчет һава аланы янында танылу билгеләре булмаган хәрби
Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков Кырымдагы хәлләрне Русия тарафыннан кораллы бәреп керү һәм басып алу дип атады. Бу хәләрне бәйсез дәүләт җирләрендә кан кою провокациясе, дип саный министр.

Facebookтагы үз битендә Аваков Русия Кара диңгез флоты көчләренең Акъяр (Севастополь) янындагы Бельбек һава аланнарын камап алуы турында язды. Һава аланы бинасы эчендә Украина хәрбиләре һәм чик сакчылары калган.

Акмәчеттәге һава аланына килгәндә, Аваков сүзләренчә, анда да киемнәрендә танылу билгеләре булмаган, әмма үзләренең кем булуларын яшермәгән кораллы 120-ләп хәрби бар. “Алар җомгага каршы төндә һава аланына керде. Русия хәрбиләре икәнне яшермиләр. Украина эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең “сез хәрбиләр – монда булырга хокукыгыз юк” дигән сорауларына сезнең белән сөйләшүләр алып барырга өстән күрсәтмә булмады дип җавап биргәннәр”, ди Аваков.

Украина хәрбиләре һәм эчке эшләр министрлыгы һава аланы тирәсендә көчләрне ныгыткан. Киеренкелек катылына, ди Аваков.
XS
SM
MD
LG