Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе: Казан хастахнәсендә зыян күрүчегә 27,5 мең евро түләргә


Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе Казан рухи авырулар хастахнәсендә зыян күрүчегә һәм аның әнисенә Русия 27,5 мең евро түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Страссбургтагы бу мәхкәмә Русия хакимиятләренең кеше хокукларын һәм төп хокукларны яклау конвенциясендәге өч: "Җәзалауны тыю", "Гадел мәхкәмә тикшерүенә хокук", "Шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәт итүгә хокук" маддәләренең бозганлыгын белдерде.

2011 елда зыян күрүче Казандагы рухи авырулар хастаханәсендә түбәнсетүче һәм кешлексез шартлар булуы турында Европа мәхкәмәсенә шикаять иткән иде. 20 квадрат метрлы бүлмәдә 13 кеше тотылган. Ашаганнан калган вакытта аларны ятакка бәйләп куйганнар. Бәдрәф урынына чиләккә үз хаҗәтләрен үтәгәннәр. Бу чиләк көненә ике тапкыр гына түгелгән. Ике атнага бер тапкыр гына тулысынча юыну мөмкинлеге бирелгән булган.
XS
SM
MD
LG