Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Кырым вазгыятен тикшерү өчен БМОИминлек шурасын җыюны таләп итә


Украинаның яңа җитәкчелеге БМО Иминлек шурасын Кырымдагы вазгыятьне карау өчен җыелырга чакыра.

28 февральдә Украина Югары радасы шундый карар чыгарды. Парламент рәисе, президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов БМО Иминлек шурасын Кырымдагы вәзгыятьне күзәтү генә түгел, Украина суверенлыгы бозылган очракта, чаралар да күрергә өндәде. Узган төндә Акмәчет һәм Акъярдагы һава аланнарын кораллы кешеләр басып алды. Аларның Русия хәрбиләре булуы турында хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG