Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак калфак" һәм "Сәхибҗамал" дуслашырга килеште


Кифая Фазлетдинова чыгыш ясый
Кифая Фазлетдинова чыгыш ясый

28 февраль Башкортстан татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы конференция үткәрде. Анда эшчәнлеккә хисап ясалды, яңа җитәкчелек сайланды. Чарада өч дистәгә якын кеше катнашты.

Низамнамә буенча конференция һәр өч елга бер узарга тиеш булса да, соңгы дистә елда мондый чара уздырганнары булмады. Беренче көн тәртибе буенча оешма рәисе Кифая Фазлетдинова чыгыш ясады. Ул оешма кайчандыр Дуслык йортында утырганда бүлмәләре булуын, төрле чаралар уздырылуын искә төшерде. Элек узган чаралар дип төрле түгәрәк өстәлләр һәм район көннәре уздыруны, Казанга татар теле укытучылары һәм укучыларының сәяхәтләрен оештыруны телгә алды. Урамда калганнан соң эшчәнлек кимүен әйтеп, бары тик Татарстан югары уку йортларына абитуриентлар әзерләү белән генә шөгыльләнүен ирештерде.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татарлары конгрессы, “Берлек” оешмасы, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре форумда катнашучыларга котлауларын җиткерделәр.

Аннан соң Чакмагыш районы, Стәрлетамак шәһәре хатын-кызлары оешмалары вәкилләре чыгыш ясады. Стәрлетамактан килгән Земфира Муллагалиева: “Иң яхшы ир - хатын-кыз” дигән канатлы сүзләрен җиткерде.

Фатыйма Фәткуллина
Фатыйма Фәткуллина
Иң саллы чыгышларның берсен “Ихлас” мәчете мөгаллимәсе Фатыйма Фәткуллина ясады. Ул миллионнан артык татар яшәгән республикага ике татар хатын-кызлары оешмасының гына аз булуын әйтте. Мәчеттә әхлак мәктәбе эшләвен әйтеп укырга чакырды, мәдәният сарайларында ике сәгатьлек дин дәресләре бирергә әзер булуларын җиткерде. Иманлы булырга, дин юлына басарга өндәде. Ул шулай ук ирләрен яратырга, ир-атларның абруен күтәрергә чакырды.

Чарада Казан кунаклары - Бөтентатар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Ялкын” журналының баш мөхәррире, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина,“ Идел” журналы хезмәткәре Энҗе Басыйрова һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин катнашты. Казан кунакларыннан чыгышны “Ак калфак” рәисе Кадрия Идрисова ясады:

“Без, хатын-кызлар, бик эгоистлар. Әгәр ирләребез йокыдан торуга кәһва ясап китерсәләр, без икенче көнне дә, калган көннәрне дә шуны көтәбез. Аларны үзебез теләгән әйберләрне алдырырга, үзебез теләгәнне эшләтүгә ирешә алабыз“, диде. Шундый юллар белән милли үзаңны күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен сакларга ирешергә чакырды. Ул чыгышында милли киемнәр киеп йөрергә өндәде. Чарада катнашучылар арасында аннан башка тагы бер хатын-кыз гына милли киемнән килгән иде.

"Сәхибҗамал" рәисе Динә Морзакаева (с) һәм "Ак калфак" башы Люция Вафина
"Сәхибҗамал" рәисе Динә Морзакаева (с) һәм "Ак калфак" башы Люция Вафина
Икенче көн тәртибе буенча сайлауларда нәкъ шул - милли кием киенеп килгән гүзәл зат оешма рәисе итеп сайланды. Ул чыгышы белән Туймазы районыннан булган, бүген Уфада яшәүче Люция Вафина. Люция Вафина ике югары белемгә - икътисад һәм хокук буенча дипломга ия. Эшкуар. Республиканың атказанган икътисадчысы. Бик күп милли чараларга иганә ярдәме күрсәтеп торучы. Ул чыгышында оешманың структурасын ныгытырга кирәклеген билгеләде. “Ак калфак”ның һәр районда, һәр шәһәрдә бүлекчәләре булырга тиешлеген җиткерде. Балалар һәм яшьләр белән эшләүгә басым ясаячагын белдерде.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар
Конференциядә 17 кешедән торган шура сайланды. Аңа шагыйрәләр, журналистлар, галимәләр, эшкуар һәм башка тармакларда эшләүче билгеле хатын-кызлар кергән.

“Ак калфак” Башкортстанда икенче хатын-кызлары оешмасы - “Сәхибҗамал” оешкач, Дуслык йортындагы татарларга бирелгән бер бүлмәгә сыеша алмый чыгып киткән иде. “Сәхибҗамал”ның ул чактагы рәисе мәрхүм булганнан соң оешманы Динә Морзакаева җитәкләде. Ул “Ак калфак” белән дустанә мөнәсәбәттә торса да, "калфакчы"лар башы аны кабул итмәгән иде.

Ниһаять, “Ак калфак”ка яңа рәис сайланганнан соң алар кулга кул тотынып эшләргә дигән фикергә килделәр. Берсе уздырган чарада икенче оешма вәкилләре дә катнашырга, ярдәм итәргә тиеш дип билгеләделәр. Шулай итеп, татар хатын-кызларының ике бөртек оешмасы арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты.
XS
SM
MD
LG