Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Татарстан вәкилләренең Кырым сәфәре төрлечә бәяләнә


Кырым парламенты бинасы. 1 март 2014

Кырым парламенты бинасы. 1 март 2014

Кырымда Русиянең хәрби чаралар башлау мөмкинлеге артканнан-арта арта барганда Татарстаннан килгән рәсмиләр төркеменең Акмәчеттәге очрашулары төрлечә бәяләнә. Азатлык Кырымдагы хәлләрне күзәтеп баручы киң танылган кешеләрдән бу сәфәр турында фикерләрен белеште.

Кырымга килеп очрашулар үткәргән Татарстан төркемендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Валиев, Роберт Миңнуллин, депутат Рафил Нугуманов, эшкуар, конгресс әгъзасы Ринат Абдуллин бар иде. Кырымтатарлар Русиягә кушылырга теләмәүләрен, Европага йөз тотуларын ачыктан ачык белдерә һәм Украинаның яңа җитәкчелеген яклый. Татарстан рәсмиләре төркеме исә Акмәчеткә Украинаның яңа җитәкчелеген хөкем итүче рәсми мөрәҗәгатьләр алып килде. Азатлык әлеге сәфәр турында кайбер танылган татар кешеләренең фикерен белеште.

Фәндәс Сафиуллин, элекке Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт думасы депутаты:

Фәндәс Сафиуллин, элекке Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт думасы депутаты

Фәндәс Сафиуллин, элекке Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт думасы депутаты

– Татарның ике өлешенең бер булып яшәве бер дә начар түгел. Үзара киңәшеп, кайвакыт, кирәк булса, серләшеп, бер-береңне яклап, бер-береңә ярдәм кулы сузып яшәү начар түгел дип уйлыйм. Татарстан вәкилләре өстән, Мәскәүдән кушу белән киткән булса да, анда киткән егетләр безнең Татарстан мәнфәгатьләрен ниндидер башка мәнфәгатькә алыштырырлар дип һич уйламыйм.

Әмма Кырым Югары радасында Кырым статусын хәл итү референдумы, хөкүмәтне алыштыру турында кануннар чыгаруга килгәндә, төнлә парламент бинасына кереп тулган баштан аяк кораллы террорчыларның мылтык көпшәсенә арка терәп кабул ителгән кануннар берничек тә легитим була алмый. Әле мин ул канунны тизрәк әзерләп үткәрергә маташучылар ул кораллы кешеләрне үзләре чакырган дип исәплим. Алар аны шулай яшерен килешеп эшләгән. Үзләренең кем булуларын да әйтергә теләмәгән террорчыларны чакырып һәм шуларга таянып, бер генә журналистны да кертмичә, депутатларның бераз гына өлешен кертеп – бишесен, алтысын, унысынмы – яшерен генә шундый канун чыгарып халыкны алдау өчен эшләнгән бер театр булды бугай ул. Мин анда ул террорчыларның керүен очраклы дип санамыйм. Шул террорчылар коралы ярдәмендә кабул ителгән канунны канун дип тә санамыйм.

Ул кораллы көчләрнең кемнеке булуына, әлбәттә, беркем дә шикләнми. Хәзер аны турыдан-туры әйтеп кенә булмый. Аны Украина да әйтми, чөнки алар үзләре дә әйтми, бернинди тамгалары, бернинди билгеләре юк. Алар сөйләшмиләр дә. Кемнеке икәнен беләбез.

Кырымны яулап алу сәясәте бара һәм шуны яулап алуга якынайта торган референдум үткәрү, референдумга төрлечә аңлашылырга мөмкин сорау чыгару һәм шушы чорда безнекеләрнең анда барып сөйләшүе вазгыятьнең бик катлаулы булуын күрсәтә дип саныйм.

Андагы халыкка үз илеңнән куркыныч янаганда шул илнең исеменнән барып аларны яклау дипломатия өчен бик катлаулы бурыч дип саныйм. Әмма шул катлаулы бурычта да безнекеләр сынатмас дип өмет итәм. Андагы депутатларны, анда катнашучыларны мин беләм. Татарстан мәнфәгатьләренә дә зыян китермичә, кырымтатарлар мәнфәгатенә дә зыян китермичә бердәмлекне көчәйтерләр дип өметләнәм һәм ышанам. Исән-сау гына әйләнеп кайта күрсеннәр, анда әле хәлләр бик куерып килә. Вазгыять үзгәреп куркыныч хәлләр булып китә күрмәсен.

Бу сәфәрнең ике халык арасындагы мөнәсәбәтләргә зыяны булмас дип уйлыйм. Кырымтатар халкының үз акылы үзенә җитәрлек. Коментарларда кайберәүләр яза, безнекеләр аларга акыл өйрәтергә барган, дип. Мин алай уйламыйм. Аларның хәле шундый авыр булган чакта Татарстан, татар халкы исеменнән килеп күренеп китү, ни турында гына сөйләшмәсеннәр, безне якынайтучы, берләштерүче уңай адым дип карыйм. Безнекеләр аңлый, өч-дүрт кеше барып кына күпме газап кичергән, шундый хәлдә яшәгән ничә йөз мең кешеле халыкны теләсәң дә бора алмыйсың. Бу сәфәргә кем тәкъдиме белән киттеләр дип карарга кирәкми. Алар бу вәкилләрне Татарстаннан килгән делегация дип кабул итәләр. Бу сәфәргә кырымтатарлар күзлегеннән карарга кирәк.

Илфак Шиһапов, продюсер, җәмәгать эшлеклесе:

Илфак Шиһапов, продюсер, җәмәгать эшлеклесе

Илфак Шиһапов, продюсер, җәмәгать эшлеклесе

– Кырымда шундый буталчык хәлләр вакытында Казан татарларының милләттәшләре янына баруын уңай бәялим. Мондый чакта Русиядәге татарларның Кырым татарлары белән очрашуы, әгәр чыннан да очрашкан булсалар, начар күренеш түгел. Әгәр дә безнекеләр бөтенләй бармаган булса, бөтенләй дәшмәгән булса абсурд күренеш булыр иде.

Монда татарларның Кырымга баруында эш Русия сәясәтеннән түгел. Русиянеке дә, Европаныкы да, АКШ сәясәте дә бар, алар үз агымында бара. Монда иң мөһим әйбер – татарга файда булсын иде дигән нәрсә дә бар. Татар бүген зур сәясәткә ныгытып катнаша һәм тәэсир итә алмый. Кемнәр генә тарткалашса да, тататарларның бер беренә якынаюы мөһим. Әгәр Татарстан рәсми делегация җибәрмәгән булса, уйланылмаган эш дип бәяләнер иде. Татарстанның рәсми делегациясенең Кырымга баруын тәнкыйтьләүчеләр, әгәр Татарстан җибәрмәгән булса, аларны җибәрмәгән дип тәнкыйтьләр иде. Мин бу бәхәсләрне интернетта бара торган гади бер тарткалашу буларак бәялим. Татар милләтчеләре хәзер "йөрәгем Кырымда" дип яза. Бөтенесенең йөрәкләре Кырымда, ә арт шәрифләре барсының да нигәдер монда.

Евразиядә XIV-XV гасырлардан башланган татар язмышында бик кызык бер әйбер бар. Иң зур буталчыклардан соң татар һәрвакыт оттырып чыга, яхшырак хәлдә калганы юк.

Хәзер инде нәрсә генә булса да эшлисе адымнар эшләнгән. Тагын бер тапкыр оттырачаклары билгеле. Кырымтатарлар кайнар канлы, бәлки алар батыррактыр да һәм кискен адымнарга барырга да әзерләрдер. Ләкин тормыш уй белән эш итүне сорый торган әйбер. Бүген Кырымда 13% тәшкил иткән кырымтатарларның берләшеп үз фикерләрен әйтүләре бик яхшы, әмма көнбатыш Украина милләтчеләре хакимияткә килгән очракта да кырымтатарларга яхшы караш булмаячагы билгеле. Аларның хәзер өмете кырымтатарларда, алар кырымтатарларны кулланалар. Икенче яктан, Русия тарафыннан да караш бүтәнрәк, кырымтатарларга начаррак булачак. Украинада нинди хакимият сәясәткә килүгә карамастан, кырымтатарларга барыбер яхшы караш булмаячак.

Индус Таһиров, тарихчы галим:

Индус Таһиров, тарихчы галим

Индус Таһиров, тарихчы галим

– Кырым вакыйгасы – яңача, яңа шартларда татар халкы фаҗигасенең дәвамы. Берәүләр Мәскәүдә бүген өр-яңадан Кырымны Русиягә кайтармакчы була. Кырымның үзендәге рус җәмгыяте парламент түбәсенә Русия әләмен элеп куйган. Күрәсең, кемнәрдер, кайдадыр, без инде аның кайда һәм кемнәр булуын чамалыйбыз, Кырымны Русия составына кертүне максат итеп куйган. Вакыйгаларның катлаулануы нәкъ әнә шулардан тора.

Мәскәү Кырымны үзенә алу өчен планнар кора, Украина хөкүмәте үз иленең бөтенлеген саклауны максат итеп куя. Бу дөрес, әлбәттә, монда һич кенә дә хата юк. Әмма аларның берсе дә кырымтатарлар турында ләм-мим. Бу ярымутрау татарлар аркасында гына, татарларның шушы ярымутрауда ничәмә йөз еллар буе дәүләтләре булганга күрә генә республика булып санала.

Бүген кайсы яхшы соң дип уйлаганда, мин кырымтатарларның мөстәкыйль республика булуын максат итеп куяр идем, ләкин ул мөмкин түгел. Шуңа күрә безнең кырымтатарларга Украина составында булу күпкә уңай. Алар үзләренең яшәешләре белән дә, гореф-гадәтләре белән дә украиннарга якынрак. Кырымтатарлар, һичшиксез, алга таба да үзләрен Украина составында саклап калуны максат итеп куярга тиеш. Кайчан да булса, мин шикләнмим, ул булыр, кырымтатарларның дәүләтләре дә әйләнеп кайтыр.

Татарстаннан делегация Кырымга барган икән, ниндидер файдалары булуын белмим. Киңәш бирә алырлар дип уйламыйм мин. Андагы кырымтатарлар һәм Мәҗлес үзләренең нәрсә эшләргә кирәк икәнен бик яхшы белә. Безнекеләр барып дөрес һәм яхшы итеп "Без татар халкы һәм Татарстан һәрвакыт сезнең белән, сезне якларга әзер" дигән фикерне җиткерә алсалар һәм кырымтатарларга дәрман бирә алсалар – бу һичшиксез зур эш булыр иде. Аларга тегеләй итегез, болай итегез дигән киңәшләр кирәкми. Алар үзләре нәрсә кирәк икәнен бик яхшы белә.

Кырымтатарлар һәрвакытта безнең ярдәмгә мохтаҗ. Минем аларның бу хакта үзләреннән дә ишеткәнем бар. Алар Татарстанның тиешле рәвештә безгә ярдәме җитми дип рәнҗеп тә куя иделәр. Эш акчада түгел, монда алар белән теләктәшлек булу һәм һәрвакыт бергә икәнлекне күрсәтеп тору. Бергә булуны алар һәрвакыт теләде. Алар моңа мохтаҗ иде.

Әгәр Татарстан, татар халкы үзләренең туганнары кырымтатарлар белән бергә була икән, ул вакытта максатка ирешеп булачак", диде Таһиров.

Рәфис Кашапов, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе:

– Татарстан ягыннан кырымтатарларны, Украинаны яклау сүзләре ишетелмәде. Монда Мәскәү кулы уйный. Мәскәү Кремле басым ясап татарларны үз файдасына куллана. Гасырлар буена татарлар бер-беренә каршы килеп без инде үзебезнең дәүләтебезне дә югалтканбыз. Халкыбызны шулай тезләндереп, чукындырып, нык басым ясап юкка чыгарып килделәр. Хәзер дә шул сәясәтне Мәскәү Кремле Татарстан җитәкчелеге аркылы куллана дип исәплим. Дүшәмбе көнне Чаллы татар иҗтимагый үзәге исеменнән дә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз", диде Кашапов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG