Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы эшләр идарәсе башлыгы Али Хәмзин Азатлык сорауларына җавап биреп, Кырымда төзелгән яңа хөкүмәтнең бернинди кануни нигезе булмавын һәм кырымтатарларның аңа кермәячәген белдерде.

– Кырым Югары радасының Кырым статусы турында референдум үткәрергә дип карар итүе һәм Кырымда яңа хөкүмәт төзүе белдерелде. Кырымтатар мәҗлесе бу карарларны ничек бәяли?

Без Украинаның бербөтенлеген яклыйбыз һәм 26 февральдә кырымтатарлар алдан билгеләнгән митингны үткәреп Украинадагы яңа хакимиятне кабул итәргә теләмәгән сепаратист көчләргә Кырымның статусы мәсьәләсен Кырым Югары радасында карау мөмкинлеге бирмәде. Әмма икенче көнне иртән ниндидер махсус хезмәтләрнең хәрби бүлекләре Кырым хакимияте биналарына бәреп керде һәм Кырым Югары радасы утырышларында катнашучыларны саклады. Мин бу чарада Могилев һәм Владимир Константинов катнаша дип исәплим. Алар Кырым статусы турында референдум үткәрү карары кабул иттерү өчен ниндидер функция үтәделәр.

Безнең чыганакларга караганда, 26 февральдә алар инде Кырым бәйсезлеге турында карар өлгесен әзерләп куйган булган. Әмма ул көнне аны үткәрә алмадылар. 27 февральдә Кырымда шундый югары хакимият биналары басып алынганнан соң, Украина үзенең монда берни эшли алмавын күрсәтте. Бернинди белдерү, бернинди реакция дә булмады. Ул кораллы кешеләр әле дә шунда утыра. Кырым Югары радасы утырышлары хәзер автомат көпшәләре астында уза диләр. Ә мин утырышлар шул автоматлар артына сыенып үткәрелә дип исәплим. Алар кворум, тиешле санда тавышлар җыя алмады, әмма кворум җыелды дигән белдерү ясадылар.

25 майда референдум игълан иттеләр һәм "Урыс берлеге" җитәкчесе Сергей Аксеновны премьер-министр итеп билгеләделәр. Канун нигезендә берничек тә алай була алмый. Канун нигезендә Кырым премьер-министрын Украина президенты тәкъдим итәргә һәм Кырым Югары радасы расларга тиеш. Әмма бу процесс үтәлмәде. Аның урынына бу сәяси чараларга хәрби көчләрне китереп куштылар. Без моның белән һич килешмибез һәм хәрбиләрнең үз даими тору урыннарына кире кайтарылуын, барлык мәсьәләләрнең, нинди генә мәсьәләләр булуына карамастан, сәяси диалог аша чишелүен таләп итәбез. Референдум мәсьәләсенә килгәндә, ул турыдагы карарның да кануный нигезе юк. Чөнки Украина канунында җирле референдумнар үткәрү каралмаган. Ә Кырымдагы референдум җирле референдум булачак. Сергей Аксенов канунсыз рәвештә тәкъдим ителеп, канунсыз рәвештә расланганнан соң Украинаның яңа хакимиятен танымавын, Виктор Януковичка буйсыначагын белдерде. Ул шулай итеп ничек тә булса хакимияткә ябышып калырга маташа.

– Аксенов хөкүмәтендә беренче вице-премьер урынын алган Рөстәм Тимергалиев кырымтатарларга да бу яңа хөкүмәттә югары урыннар тәкъдим ителде, аларга уйлап карар итү мөмкинлеге бирү өчен өчен хөкүмәттәге кайбер урыннар калдырылды, диде. Алга таба кырымтатарлар ничек эш итәр?

– Баштан ук шуны әйтергә кирәк: Кырымтатар мәҗлесе Евромайданны яклады һәм яклый, Украинада легитим хакимият – президент вазифаларын башкаручы Александр Турчинов һәм премьер-министр Арсений Яценюк дип исәпли. Без ул мәкерле сәяси такылдык Сергей Аксенов хөкүмәтенә берничек тә керә алмыйбыз. Ул кырымтатарларга ниндидер финанс ярдәме һәм башка нәрсәләр тәкъдим итү турында әллә нәрсәләр сөйли ала. Шул ук вакытта ул Украинаның бердәнбер легитим президенты дип Януковичны санавын белдерде. Ә без исә Янукович Украинада диктатор режимы башлыгы булды дип исәплибез. Аның кушуы белән Евромайданда күп кенә кешеләр үтерелде. Һәм иртәме-соңмы ул Һааг трибуналы каршына басачак. Шуңа күрә без ул ялган премьер-министр Сергей Аксеновның тәкъдимен берничек тә кабул итә алмыйбыз. Аның белән килешеп аның хөкүмәтенә керә алмыйбыз. Бу бернинди мантыйкка да сыймаячак. Аксенов моны аңларга тиеш. Беренчедән, ул, канунсыз рәвештә билгеләнгән булса да, Киевтагы яңа хакимияткә буйсынырга тиеш булачак. Без аның шигарләре астында андый хөкүмәттә эшли алмыйбыз.

Рөстәм Тимергалиев тә Сергей Аксенов кебек үк сәяси такылдык. Ул кырымтатар халкына куркыныч тудыручы планнарга инде күптәннән алынып килә. Ул – Кырымга Кытай инвестицияләрен тартып китерүчеләрнең берсе. Янукович режимы Кытай проектына Кырымның 200 мең һектар җирен бирү турында килешкән иде. Һәм хәтта ике һектар җирдә бер Кытай кешесе эшләячәк дип кенә исәпләгән очракта да, монда кимендә 100 мең Кытай кешесе китереләчәк дигән сүз. Моннан тыш әле монда бик зур порт төзү турында да килештеләр. Тагын 50 мең Кытай кешесе дигән сүз. Без моның белән берничек тә килешә алмыйбыз. Кытай инвестицияләренең нәрсә икәнен аңларга кирәк. Ул бит геополитик проект. Алар үз тәэсирен тагын да киңәйтергә тели. Кытай – кеше хокукларын бозучы коммунистик режим. Ул кеше хокукларын даими рәвештә бозып килә һәм андый илне нормаль Европа җәмәгатьчелеге арасына кертергә ярамый. Ул Рөстәм Тимергалиев – кемнеңдер яман ниятләрен башкаручы курчак кына. Безнең тугандаш төрки халкыбызның шундый уллары булуы бик кызганыч.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG