Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Акмәчеттә Татарстан вәкилләре Кырымтатар мәҗлесе белән очрашты


Татарстан Дәүләт шурасы вәкиллеге Акмәчеттә кырымтатар Мәҗлесе әгъзалары белән

Татарстан Дәүләт шурасы вәкиллеге Акмәчеттә кырымтатар Мәҗлесе әгъзалары белән

28 февральдә Татарстан Дәүләт шурасы вәкилләре Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров җитәкчелегендә мәҗлес әгъзалары белән очрашып фикерләште.

Татарстан төркемендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Валиев, Роберт Миңнуллин, депутат Рафил Нугуманов, эшкуар, конгресс әгъзасы Ринат Абдуллин бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, безнең кечкенә делегациябез кырымтатарларның шушы халәтендә үзебезнең уй-фикерләребезне сезгә җиткерергә дип килдек, диде. "Милләтебезнең, татар халкыбызның борын-борынгыдан тарихи мөнәсәбәтләре, үзара туганлыгы билгеле, шуңа күрә бу безнең өчен табигый. Шуңа күрә без сезнең белән бергә, сезгә теләктәш. Төрле чорлар булды, уңыш чорлары, кайтыш чорлары булды, ләкин халыкның күңелендә аралашу һәрвакыт бар. Идеология дигән әйбер төрле чорларда төрлечә була, ләкин халыкның аралашуы, халыкның күңелендә туганлык хисләре үл бернинди идеология белән билгеләнми. Кырымтатарлар безнең туганнар, безнең халык моны шулай кабул итә. Безнең очрашуыбызның төп нигезе дә шул", диде ул.


Моннан соң журналитслар алдында чыгыш ясап Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырымдагы соңгы хәлләр, мәҗлеснең бу вазгыятькә карашы һәм позициясе хакында сөйләде.

"Без, соңгы вакытта Украинада, Кырымда булган хәлләр турында бер-беребезнең карашларыбыз, фикерләребез белән уртаклаштык. Әйтергә мөмкин, безнең позицияләрнең тулысынча бер-беренә тәңгәл килүе безне канәгатьләндерә. Беренчедән, без бернинди хәрби хәрәкәтләр булмасын дибез. Җәмгыятьтә яки илдә булган бөтен дискуссияләр дипломатик нигездә алып барылсын. Без әйтәбез: кырымтатарлар Кырымда, татарлар Татарстанда, ике ил – Украина һәм Русия арасында, Украина-Русия мөнәсәбәтләрендә бернинди болыт калмасын өчен шундый бер механизм булырга тиешләр. Без кырымтатарлар һәм Казан татарлары үзебезнең халыкларыбызга һәм Русия федерациясендә һәм Украинада яшәүче башка халыклар хакына хәзмәт итәргә телибез", диде Чубаров.


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: "Без тарафларның тыныч булуын телибез, барлык халыклар мөнәсәбәт ачыклау өчен урамга чыкса, бу бер дә яхшыга китермәячәк", диде. 26 февральдә кырымтатарлар Акмәчеттә митинг үткәреп Кырым Югары радасында Кырымның статусын үзгәртү турында референдум үткәрү мәсьәләсен карауга юл куймаган иде.


Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстан төркеменең Акмәчеткә Мәскәү кушуы белән китерелүе турындагы сүзләрне кире какты һәм Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге белән очрашуда Казан белән Акмәчет арасындагы бәйләнешләрне һәм хезмәттәшлекне төрле яклап якынайту, ныгыту турында сөйләшү булганлыгын белдерде.


Татарстан делегациясе кырымтатар җәмәгать оешмалары белән дә очрашып сөйләште. Бу очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров конгрессның Кырымдагы вазгыять турында белдерү кабул иткәнен җиткерде.

“Без сезгә 26 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы кабул иткән белдерүне алып килдек. Кырымда бу хәлләр башлануга конгресс белдерү белән чыкты. Әлбәттә бу хәлләрнең тизрәк үтеп китүенә, тынычлык урнашуына ышаныч белдерәбез. Безнең тарихи багланышларыбыз, борынгы якынлыгыбыз, халыкларыбызның бергә булуына ишәрә итеп язылган сүзләр. Шуңа күрә шушы белдереүебезны сезгә үз кулыбыз белән җиткерергә дип килдек. Чөнки почтадан җибәреп кенә үзеңнең хисләреңне җиткереп булмый. Кырымда килеп чыккан киеренке вазгыять тыныч юл белән хәл ителергә тиеш”, диде Ринат Закиров.

Шул ук көне Роберт Миңнуллин һәм Разил Валиев "Хайтарма" фильмына зур өлеш керткән АТР кырымтатар телеканалында ярты сәгатьлек сөйләшүдә катнашты.



Татарстан депутатлары Константинов белән очрашты

Кырымда сәфәрдә булган Татарстан депутатлары 1 мартта Кырым Югары Радасы рәисе Константинов белән очрашып Дәүләт шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Кырымдагы кабул иткән белдерүене тапшырганнар һәм вазгыяткә үз карашларын белдергәннәр.

Бу очрашуда катнашкан Разил Валиев Азатлыкка болай диде:

“Без килеп чыккан вазгыять тыныч юл белән хәл ителергә тиеш дидек. Шулай ук Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров белән булган очрашуыбыз хакында сөйләдек. Референдум уздырылса Мәҗлес аны байкот итәчәген дә белдердек Константиновка. Иң мөхиме – без аңа шуны әйттек: әгәр дә кырымтатарларның мәнфәгатьләре, таләпләре искә алынмаса, бу Кырымда зур проблемаларга юл ачачак.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG