Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сугыш башлауга таба адымнарын тизләтә


Украинага каршы сугышка әзерләнүче хәрбиләргә Урыс православ чиркәве дә фатиха бирә
Украинага каршы сугышка әзерләнүче хәрбиләргә Урыс православ чиркәве дә фатиха бирә

Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Барак Обама белән телефон сөйләшүендә Украинага гаскәр кертүен Русия һәм урысча сөйләшүчеләр мәнфәгатен яклау дип аңлатты.

Русия президенты Владимир Путин якшәмбегә каршы төндә АКШ президенты Барак Обама белән телефон сөйләшүендә Украинага гаскәр кертүен Русия һәм урысча сөйләшүчеләр мәнфәгатен яклау дип аңлатты. Путин әйтүенчә, хәзер Украинагы Русия ватандашларының һәм урысларның гомеренә куркыныч яный.

Обама исә Путинны үз гаскәрләрен Кырымдагы ныгытмаларына кире кайтарырга чакырды. Обама, Мәскәүнең халыкара кануннарны бозуын дәвам итүе "аның сәяси һәм икътисади изоляциясен" көчәйтәчәк, дип кисәтте.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путинның Украинага күпсанлы гаскәрләрен кертү турында әле карар итмәгәнлеген белдерде. Шуңа күрә, ул Мәскәүнең Украинада киңкүләм хәрби чараларны кайчан башларга мөмкинлеген дә әйтә алмый.

Шимбә көнне Русия Федерация шурасы бертавыштан Путинга Украинада хәрби чаралар башлау өчен фатиха биргән иде. Путин Украинадагы урысларны һәм Кырымдагы Кара диңгез флотын якларга кирәк дип анда хәрби көчләрне куллану өчен рөхсәт сорады. Русия президенты анда үз солдатларын Украинада хәлләр "номальләшкәнчегә кадәр" тотарга тели.

Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко Путинга Русиянең АКШтагы илчесен дә кире чакыртып алырга киңәш итте.

Узган атнада Вашингтон Мәскәү Киевка каршы үз хәрби көчләрен кулланмаска вәгъдә иткән иде бит дип кат-кат Русияне Украинага гаскәр кертмәскә үгетләде.

Җомга көнне АКШ президенты Барак Обама Мәскәүнең Украинага гаскәр кертүе өчен "түләргә туры киләчәк" дип кисәткән иде.

Шимбә көнне БМО Иминлек шурасының гадәттән тыш утырышында Кушма Штатлар Русиянең Украинага басып керүен туктатырга чакырды. АКШның БМОдагы илчесе Саманта Пауэр утырышта чыгыш ясап Русияне халыкара йөкләмәләрне бозуда гаепләде. "Русиягә Украинадагы интервенцияне ткутатырга вакыт. Русия гаскәрләре аннан китәргә тиеш" диде ул. Пауэр шулай ук Украинага кичекмәстән БМО һәм ЕИХО күзәтүчеләрен җибәрергә чакырды.

Русиянең гаскәр кертүгә таба адымнарны тизләтә баруын күреп Украина да үз армиясен сугыш әзерлеге хәленә китерде һәм НАТОдан, АКШтан, Европа берлегеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Украина саклану министры Иһорь Теньюх әйтүенчә, Русия Кырымга өстәмә 6000 хәрби, 30 БТР җибәргән. Җомна көнне Русиянең дистәдән артык боралагы Украина дәүләт чикләрен бозып кергән иде.



Теньюх боларны Украина бербөтенлеген тупас рәвештә бозу дип атады.

Кырымда ярымутрауны Украинадан аерып Русиягә кушарга чакырулар көчәйгән мәлдә сугышчан урыс төркемнәре милиция бүлекләрен чолгап алды. Анда җыелганнарның кайберләре шушы көннәрдә Кырымга килеп киткән Русия Дәүләт думасы депутаты, ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскийның Кырымда азык-төлек бик арзан, бәлки хәтта бушлай булачак дип әйтүе турында имеш-мимешләр тарата.

Кырым милициясен сугышчан кешеләр уратып алган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00
XS
SM
MD
LG