Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Кырымга җибәрелгән депутатлар десанты Казанда журналистлар белән очрашты


Кырымга эшлекле сәфәр белән барган Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары бүген Казанга кайтып “Татмедиа”да журналистлар белән очрашты. Кырым һава юллары ябык, аларга Запорожьены урап Мәскәүгә, аннары Казанга очарга туры килгән.

Татарстан парламенты вәкилләренең Кырымга китүен төрлечә кабул иттеләр, интернетта аларның бу сәфәренә төрлечә бәяләмә бирелде. Шуны белеп һәм бу турыда сораячакларын алдан сизеп Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров сүзен “баруыбыз юкка булмады” дип башлады.

"Кырымтатарлары хокуклары якланмаган"

“Кырымда иҗтимагый һәм рәсми оешмалар белән дә очраштык, гади кешеләр белән дә аралаштык. Кырымда хәлләр катлаулы: анда төрле көчләр бар, бер юнәлештә генә фикер йөртүчеләр юк. Безгә иң мөһиме – Кырым татарлары, депутатлар белән очрашу.

Кырымда килеп туган бүгенге вазгыятьнең сәбәпләре андагы милләттәшләрнең мәсьәләләре хәл ителмәве белән бәйле. 20 ел дәвамында аларның җир белән булган проблемалары һавада эленеп тора. Хөкүмәт җир бирми, биргән очракта да аларны рәсмиләштерә алмыйлар. Кырымтатарлары белән аралашканнан соң шул аңлашылды: алар мәйданчылар белән дә, Русия белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Кайсысы аларның хокукларын дәүләт дәрәҗәсендә яклаячак, шулар белән сөйләшү барачак. Кырым татарлары парламентта да юк, хөкүмәттә дә юк. Виктор Янукович президент булган вакытта кырымтатарларының мәсьәләләрен искә алучы булмаган”, дип сөйләде Ринат Закиров.


"Кырым статусы турындагы референдум 25 мәйдан 30 мартка күчерелде, бу турыда кырымтатарлары ни уйлый?" дигән сорауга Разил Вәлиев җавап бирде.

“Мәҗлес лидеры Рифат Чубаров белән очрашканда ул узачак референдумда кырымтатарлары катнашмаячак, алар “бойкот” игълан итәчәкләре турында әйтте. Моңа кадәр дә уздырылган референдумда аларның мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган. Кырымтатарлары, урыслар, украиннарга аерым референдум уздырып, үз сүзен әйтергә мөмкинлек булсын дигән фикерне җиткерделәр. Кырымтатарлары арасында бик күп төрле фикерләр бар, ләкин алар ярымутрау Украина составында калырга тиеш дигән фикердә. Барысы да референдум нәтиҗәләре нинди булыр дип көтә, борчыла”, дип сөйләде Разил әфәнде.


"Украинага гаскәр кертү карары дөрес, әмма..."

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов сүз алып, “Вәлиев, Закиров, Миңнуллин кебек депутатларга алкышларга мөмкин” дип аларның эшчәнлеген бәяләде.

“Кырымда урыслар да, татарлар да, украиннар да – барысы да тыныч тормышта яшисе килә. Тыныч андагы вазгыять, ләкин, кем белән сөйләшмә, барысы да Киевтагы мәйданнан “молодчик”лардан курка. Кораллы кешеләр йөри, бик тыныч, итәгатьле сөйләшәләр. Ярый безнең егетләр булды! Чубаровлар солых белән эш итәргә кирәклеген аңлатты!”, - диде Ногманов. Акмәчеттәге шул кораллы төркемнәрнең урыстелле булуын, аларны "Урыс яклану төркемнәре" дип аталуын ул әйтеп тормады.


“Кырымтатарлары сугышырга әзер идеме?” дигән сорауга Ногманов: “Ә сез телевизорда Кырым парламенты янында татарларның нинди митинг уздырганын күрмәдегезме? Хәзер митинглар юк, һәрхәлдә без анда булганда юк иде” диде. Билгеле булганча, 26 февраль көнне узган шул митингта кырымтатарлары бернинди дә көч кулланмады, киресенчә, таяклар, салкын корал күтәреп килгән урыс активистларын коралсызландырды һәм провокацияләр чыгармау чараларын күрде. Хәзер дә Мәҗлес җитәкчесе Рефат Чубаров кырымтатарларны сабырлыкка, көч кулланмауга өндәп тора.

Федерация шурасының Путинга Украинага Русия гаскәрен кертүгә фатиха бирүен искә төшереп, журналистлар бу турыда депутатлар ни уйлый дип кызыксынды. Бу сорау җиңел булмады кебек, шуңа берсенең дә бу сорауга җавап тотасы килмәде, озак кына пауза эленеп торды, аннары бу вазыйфаны үзенә Рафил Ногманов алды.


“Карар дөрес, ләкин көч куллануга ихтыяҗ юк. Кирәкме, юкмы, вакыт күрсәтер, ләкин әлегә Кырымда тотрыклы вазгыять. Гаскәр турындагы карар вакытында чыгарылды, бик “мощно” булды. Кырымда 1 миллион 200 мең кеше яши, аларны суярга дип килгәч, ничек инде без, үзебезнең урысларны якламаска тиеш ди? Анда Русия ватандашлары күп. Без аларны якларга тиеш. Безгә анда керергә дә кирәкми, безнең флот шунда. Ләкин радикаллар килеп, канкоеш башланса гына Русия көч кулланачак”, диде ул.

Разил Вәлиев: “Ничек кенә булмасын, барыбер аек акыл белән сөйләшүләр аркылы эш ителергә тиеш. Кырым халкы сугыш башланыр дип курка. Милләттәшләр Русия ягыннан гаскәрләрнең керүенә, көч куллануына каршы. Мин канкоешлар булмас дип өметләнәм”, дип өстәде.

Ни өчен гаскәрләр Казанга туплана?

Соңгы көннәрдә Казанда хәрбиләрнең артуы, бирегә хәрби техника килүе мәгълүм булды, шулай ук мәгълүмат агентлыклары Украина белән Русия арасында бәрелешләр була калса, гаскәрләрнең бер өлеше Казаннан кузгалачак дигән хәбәр таратты. "Кырымда хәрби операция башласа, кырымтатарлары моны ничек бәяләр? Ни өчен хәрбиләр Казанда җыела, аларның Кырымга китүе ни өчен Казаннан оештырыла?" дигән сорау да бирелде депутатларга.

"Татарстанның үз гаскәре юк. Танк училищесы гына бар. Безнең танк полигоны бар, анда укулар бара, алар кайда барачаклар, без белмибез", диде Рафил Ногманов.

Кырымтатарлары нинди дә булса финанс яки башка ярдәм сорадымы дигән сорауга Роберт Миңнуллин: “Татарстанның акчалата ярдәм күрсәтүе турында сүз бармады. Анда белгечләр кирәк, бу яктан Татарстан белән килешү төзеп, мәдәният, мәгариф өлкәсендә багланышлар ныгыр”, диде.

Депутатлар шулай ук аларның бу сәфәрен, кабул ителгән мөрәҗәгатьләрен тәнкыйтьләгән кешеләргә “сәламен” җиткерде. “Мич башында утырып төрлечә кыю фикерләп була. Ләкин Татарстан бу очракта Кырымда булган хәлләргә битараф кала алмый иде”, диде Разил Вәлиев.


Татарстан Дәүләт шурасының шушы төркеме белән Кырымга киткән президент аппараты хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов әле анда калган. Акмәчеттә шулай ук Татарстаннан килгән бер төркем артист та кала бирә. Алар шимбә-якшәмбедә шәһәрдә тамашалар куйды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG