Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Татарстан мөфтие: "Кырымга танышу өчен килдек"


2 март Акмәчеттә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм Батров һәм Татарстан президенты аппараты вәкиле Рөстәм Гайнетдинов Кырым мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев белән очраштылар. Очрашуда Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров та катнашты.

Татарстан мөфтие Татарстандагы дини вазгыять, мөфтиятнең эшчәнлеге, мәдрәсәләр, мәчетләрнең торышы хакында сөйледе.

“Без кардәшләр буларак килдек, алар белән аралашып аларның дини ихтыяҗларын белеп кулыбыздан килгән ярдәм, мәдрәсәләрдә укырга тәкъдим иттек. Нинди нәтиҗә булыр, әйтә алмыйбыз, ләкин без кардәш булып калырбыз дип уйлыйм”, диде ул.

Азатлык радиосы Камил хәзрәт белән сөйләште.

– Кырымда вазгыять катлаулана барганда Кырымга Татарстан депутатлары, дин әһелләре килә, хәтта Татарстан артистлары Акмәчеттә концертлар бирә башлады. Мондый вазгыятьтә, ягъни Русия Кырымга гаскәр кертә барганда Татарстанның мондый активлыгын сез ничек аңлатыр идегез? Татарстан Мәскәү сәясәтен үти диючеләр дә юк түгел бит?

– Без Татарстан өчен җавап бирә алмыйбыз. Безнең максатыбыз – танышу иде. Беләсез, без бер ел гына эшлибез мөфтияттә. Иртәрәк килә алмадык, ләкин бәйрәм булганда чакыру көтәбез.

– Уртак планнар бармы?

– Без сөйләштек, Кырым мөфтиен Болгарга чакырдык. Алла бирсә, ул безгә киләчәк.

Азатлык радиосы Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев белән дә сөйләште.

– Мөфти хәзрәт, Татарстан мөфтие белән булган очрашуга нинди бәя бирер идегез?

– Әлбәттә мондый авыр вазгыятьтә аларның килүенең Кырымда яшәүче бөтен инсаннар өчен файдасы күптер дип өмет итәбез. Чөнки алар безгә нинди ярдәм кирәк дип килделәр, без нәрсә эшли алырбыз дип килделәр, башка бер нәрсәләр белән килмәгәннәр кебек. Алар Кырым-Татарстан арасында дини китаплар чыгару, аларның мәдрәсәләрәндә уку өчен ишекләр ачык булуын сөйләделәр, рәхмәт аларга.

Ни өчен алар мондый көндә килделәр дигән мөселманнар, славяннар башка бер нәрсә уйламасыннар, алар беренче тапкыр киләләр, алар сәфәрләрен кылырга булганнарын сөйләделәр, яхшы бер очрашу булды. Иншалла, алга таба да бу берлек, дуслык дәвам итәчәктер. Татарстанда, Кырымда яшәүче кешеләр өчен тагын яхшы көннәр булачагына ышанам.

– Мин Татарстан мөфтиенә, Сез Мәскәүнең төп максатын саклау өчен ниндидер “прикрытие” булып килмәдәгезме дигән сорау бирдем. Сезгә дә шул сорауны бирәм. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

– Әйе, без дә аларга шул сорауны бирдек. Алар килүләрен моның белән бәйле булмавын әйттеләр, бу шулай килеп чыкты диделер.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров фикерен дә белештек.

– Кырымтатарлар безнең кардәш халкыбыз, динебез уртак, тарихыбыз, телләребез, гореф-гадәтләребез бик якын, аның өчен шундый авыр көннәрдә без аларга ничек итеп ярдәм итергә дип юлга чыктык.

– Бәлки кырымтатарларны хәзәр тынычлыкка чакырырга да кирәкмидер, вазгыять киеренке булса да, хәзергәчә тынычлык саклана. Ә бәлки Татарстан дин әһелләренә Русия президентына Кырымга гәскар кертмәгез дигән мөрәҗәгать белән чыгарга кирәктер. Бу хакта уйламадыгызмы?

– Гаскәрләрне кертү-кертмәү – бу сәяси мәсьәлә, без - дин әһелләре. Татарстаннан сәясәт әһелләре дә килгән иде. Алар аша шундый мөрәҗәгатьләрне тапшырырга була. Без дин әһелләре, без сәяси мәсьәләләр белән килмәдек, без дини мәсьәләләр белән килдек.

Без дин кардәшләребезгә әйтәбез: Русиядә ислам динебезне торгызу өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Бездә нәшриятебез, ислам университетыбыз бар, хәзер ислам радиосын ачарга әзерләнәбез. Сезнең шәкертләрне безгә укырга җибәрергә була, дини китапларны бастырырга. Шул гына. Әлбәттә, без күрәбез, монда сәяси процесслар да бара, без моңа тыкшынмыйбыз. Кырымның киләчәге нинди булачагын белмибез, ләкин ул нинди булса да, без кардәш халык булып калачакбыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG