Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:35

Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйгач кайтып китте. Кырымтатарлар бу концертларны карамады. Ватаныбыз, балаларыбыз, гаиләбез язмышы кыл очында торганда концерт кайгысымыни, ди алар.

Күп еллар кырымтатарлары белән элемтәләрне салкын тоткан Татарстан соңгы бер атна эчендә Кырымга үзенең күренекле дин һәм сәясәт әһелләрен, сәнгатькәрләрен җибәрде.

Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйгач кайтып китте.

Казан артистлары дүшәмбе көнне Акмәчеттән 20 чакрым ераклыкта урнашкан Русия хәрби бүлегендә соңгы концертын куйды. Бу концертларда керәшеннәрнең “Бәрмәнчек”, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, русларның “Ворожея” ансамбле, җырчы Владимир Васильев чыгыш ясады.


"Концертлар бик әйбәт булды. Халык белән дә аралаштык. Бик матур итеп чыгыш ясадык. Тамашачы да безне бик җылы кабул итте. Сәнгать ул халыкларны тагын да якынайта. Безнең сәнгати илче булып йөрүебез, халыклар белән аралашу ул бик зур әйбер. Мин алга таба да Кырымга килеп узебезнең сәнгатебез белән таныштырып торырбыз дип уйлыйм. Менә без бүген Русия хәрбиләре бүлегендә чыгыш ясадык. Бик җылы кабул иттеләр, чөнки концерт татар һәм урыс телләрендә дә барды", ди Айдар Фәйзрахманов.

Татарстан дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов

Татарстан дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов

Аның сүзләренчә бу концерт әллә кайчан ук планлаштырылган булган. "Без ашык-пошык җыенып чыгып китмәдек, буласын алдан ук белдек. "Кырым-Русия-Украина халыклар дуслыгы" фестивале дип атала ул", диде Фәйзрахманов.

Татарстанның халык артисты, Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина 27 февральдән бирле Акмәчеттә булса да, сәхнәгә күтәрелмәде. Кирәк була калса дип сәхнә киемнәрен дә алып килгән булган ул.

Гөлзада ханым бу концертларны халык өстенә төшкән ваба чире вакытында зур бәйрәм мәҗлесе буларак бәяләде.

"Монда бернәрсә аңлашылмый. Кем керде? Кырымтатарлар җиңдеме, әллә Украина жиңдеме? Заманында Татарстанның бәйсезлеге чараларында катнашкан кеше буларак мин монда җырлау турында уйламадым да. Монда килеп төшкәч вазгыятьне тиз генә аңлап та булмый. Бөтен кеше белән очрашып чыкканнан соң гына вазгыять ачыклана төште. Әмма монда килгән артистлар күп нәрсәне белми", ди Сафиуллина.

Татарстан мәдәният министрының килүе сер булган

28 февральдән бирле артистлар белән бергә булган Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казанга кайтып китәр алдыннан Азатлыкка әңгәмәдән баш тартты. Шунысы кызык, 1 мартта Акмәчеттәге Һөнәр берлекләре сараенда Татарстаннан килгән "культур десанты" концерты вакытында Сибагатуллинга бәйле бер сәер хәл дә булды. Сәхнәдән читтә бер урыс кешесе килде дә "зачем он назвал Айрата Сибагатуллина. Мы здесь неофициально партизаним. Его руководство просило не озвучивать его имя диде. Соңыннан ул кешенең Русия мәдәният министрлыгыннан килгәнлеге, аның бу концертларны оештыруга катнашы булганы аңлашылды. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ул вакытта сәхнәдә азсанлы тамашачылар арасында концерт карап утыра иде.


Залда кырымтатарлар юк иде. Кырымтатар мәҗлесе бинасы янына җыелган бер төркем ир-атларның барысы да беравыздан “бүген бездә концерт кайгысымыни” дип әйтте. Татарстан президенты идарәсе вәкиле Рөстәм Гайнетдинов та Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән очрашуда кырымтатарларның Казаннан килгән "культур десанты" концертына бармавына зарланса да, концерт кайгысы булмавын аңлавы турында әйтте.


Казан десантының тамашаларына барудан баш тарткан Сәйран Гафаров Азатлыкка: "Адәм баласының йөрәгендә сабыйлары, гаиләсе һәм ватаны өчен курку булганда кем концерт турында уйласын. Мондый катлаулы вакытларда концерт оештырып йөрү кирәкмәс иде. Безнең бүтән барыр урыныбыз юк. Хәзер Петербурда, Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә Кырымдагы русларны, Кырымны Русиягә кушуны куәтләп пикетлар үткәрәләр. Бу хакта Русия каналлары күрсәтә. Кырым – безнең ватаныбыз. Инде тагын Кырымны кырымтатарлардан арындырырга чакырулар да яңгырый башлады бит. Әгәр Татарстанның татар халкы бөтен Русиягә мөрәҗәгать белән чыкса – бу безнең өчен иң зур терәк булыр иде. Бездә хәзер ниләр булып ятканын бөтен дөнья белә. Әмма бездәге хәлләрне Русия узенең телеканалларында бөтенләй башкача күрсәтә. Әгәр татарлар урамга чыгып үз фикерләрен белдерсә, Кырымга Русия гаскәрләре керергә тиеш түгел, Кырым Украина эчендә ничек яшәгән, шулай яшәргә тиеш дип белдергән очракта гына безгә файда булыр иде", дип белдерде.

Өстән кушылган мөгаен, артистлар фикер белдерергә теләмәде. Араларыннан берсе генә үзара сөйләшкән вакытта: "Без монда махсус чартер очкыч белән килдек, кыйммәтле кунакханәләрдә торабыз, ашаталар, болар бит бик-бик зур суммалар. Әгәр бу акчаларны кырымтатарларга турыдан-туры ярдәмгә күчерсәләр күпкә файдалырак булыр иде", диде.

Концерт 1940 елда Ригага совет танклары кертүне искә төшерә

Милли Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Казаннан килгән төрле дәрәҗәдәге вәкилләр белән очрашулардан соң ул сөйләшүләрдә яңгыраган хезмәттәшлек тәкъдимнәрен вазгыять тынычлангач, хәлләр ачыклангач тормышка ашыруга өметләнүен белдерде.


Шул ук вакытта Татарстаннан төрле төркемнәрнең бер үк вакытта килүләре, үз сәфәрләренең күптән планлаштырылган булуларын әйтүе, бер-берсенекенә охшаш сүзләр сөйләве Чубаровта шик уяткан.

"Алар безнең белән очрашырга теләде. Без килгән кунакларны кабул итәбез, бу безнең милли гадәт. Әмма ни сәбәпле нәкъ Русия гаскәрләре кергән көннәрдә үк килүләрен дә сорадык. Дин әһелләре инде күптән килергә теләгәннәрен, Кырымдагы бу хәлләрне күз алларына да китерә алмаганнарын әйтте. Без алардан икенче юлы килгәндә алданрак хәбәр итеп килүләрен сорадык. Татарстан мөфтие араларны якынайтыйк, дип килгән. Әлбәттә, бу тәкъдимне кабул итәбез. Вазгыять тынычлансын да, хезмәттәшлекне дәвам итәрбез.

Инде сәясәтчеләр, артистлар сәфәренә килгәндә, мин моның зур бер планның бер өлеше икәнен аңлыйм. Очрашканда аларга ярым шаяртып 1940 елда Ригадагы хәлләрне искә төшердем. Ул вакытта Ригага совет танклары кергәндә Русиядән бик зур сәнгатькәрләр төркеме килеп Рига операсында чыгыш ясады. Ул тамашага карата туган нәфрәт исә киресенчә шәһәр халкын туплады, каршылыкны тагын да арттырды. Татарстан безнең өчен Русиянең башка төбәкләренә караганда күпкә якынрак. Әмма җәмгыятьне курку биләп алган көннәрдә концерт куюлары башка сыймый.

Татар кардәшләребезнең ни өчен килүе аңлашыла, асылда. Куандырганы шул – алар безне теге яки бу чарага үгетләмиләр, басым ясамыйлар, үзләрен хур итәрлек әйберләр әйтмиләр", диде Чубаров Фонтанка.ру сәхифәсенә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG