Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Мәскәүдә бишенче мәртәбә Пәрәмәч бәйрәме узды. Бу чара милли-мәдәни автономиядә сайлаулардан соң күп халык катнашында узган беренчесе булды.

Узган елларда Пәрәмәч бәйрәме февраль аеның беренче якшәмбесендә уздырырылса, быел пәрәмәч бәйрәме урысларның Масленница бәйрәме көннәрендә узды. Пәрәмәч бәйрәмен уйлап табучылар, безнең пәрәмәчләр беленгә караганда да нурлырак, ул яз бәйрәме буларак үзенең урынын биләргә хакы бар дип белдергәннәр иде. Хәзер инде бишенче мәртәбә узган бәйрәм үз урынын хаклы рәвештә тота дип әйтергә була.

Бәйрәмне иң беренче итеп мәдәни үзәк китапханә мөдире Нурзидә Чанышева уздыра башлаган иде. Хәзер эстафетаны үз кулына китапханәнең бүгенге мөдире Зөлфия Хәбибуллаева алган.

Кичәне алып баручы Фәнилә Шәрифгалиева

Кичәне алып баручы Фәнилә Шәрифгалиева

Бәйрәм мәдәни үзәкнең үзешчәннәре оештырган аулак өй күренеше белән башланып китте. Бәйрәмнең ул өлешен үзешчәннәр түгәрәгенә йөрүче Фәнилә Шәрифгалиева алып барды. Аулак өйдә “яшь киленгә” пәрәмәч пешерергә өйрәттеләр. Тамаша сәхнәдә түгел зал уртасында төрле җыр биюләр,уеннар белән бергә үрелеп барды.

Тамашага халык бик күп килгән иде. Алар бу уеннарда ихлас катнаштылар, артистлар белән бергәләп биеделәр, җырладылар. Ул уеннарга карап, авыл клубларында була торган биюле, җырлы уеннар да искә төште.

Биючеләр

Биючеләр

Башка еллардан аерамалы буларак быелгы пәрәмәч бәйрәмендә өйләрендә пешереп алып килгән пәрәмәчләр бәйгесе дә узды. Ул пәрәмәчләрне бәйгене оештыручылар белән бергә тамашачылар да тәмләп карады.

Беренче урынны Татарстан төркеме, икенче урынны Башкортстаннан килеп Мәскәүдә яшәүчеләр алса, өченче урынны 82 яшьлек Аманҗамал әбигә бирделәр. Аманҗамал апа Төрекмәнстаннан килгән, биредә, Мәскәүдә балалары оныклары белән яши икән. "Минем әнием - татар, әтием - төрекмән иде", ди ул. Татарлыгы якынрак күрәсең, ул апаның башында татар калфагы белән ак ефәк шәл иде.

Тамашада катнашучы артистлар

Тамашада катнашучы артистлар

Бәйрәмдә, бию , җырлар бәйгесе дә булды. Тәнәфестә халык мәдәни үзәкнең үз бинасында эшләп килгән “Заман” рестораны пәрәмәчләре белән сыйланды. Соңыннан килгән тамашачы Илдар Шиһапов җитәкчелегендәге “Тальян“ төркеме концертын карады.

XS
SM
MD
LG