Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Кырымга Казан "бүләге"


Акмәчет сәхнәсендә Татарстан артистлары
Акмәчет сәхнәсендә Татарстан артистлары

Кырымга Русия гаскәре керергә торганда Казаннан бер төркем артист Акмәчеттә тамаша күрсәтеп китте. Кырымтатарлар моны аңламады.

Кызык нәрсәләр була дөньяда. Шундый кызык, ә дөресен эйткәндә аяныч бер хәлне миңа Кырымда күзәтергә насыйп булды. Татарлар шактый кызык халык икәнләген мин үз күзем белән күрдем. Бөтен дөнья Кырымдагы хәлләрне курку белән күзәтеп барганда, Кырымда бөтен тамашалар туктатылганда Татарстаннан Кырымга 50 кешелек артистлар төркеме килеп концертлар бирде. Әйе, шаккатмагыз, концертлар.

Мәскәү Кырымга гаскәр, БТРлар, боралаклар, очкычлар, хәрби көймәләр кертеп ачыктан-ачык агрессия ясаганда татарлар җырлап-биеп Татарстаннан Кырымга килеп төште. Һәм үзләре генә түгел. Аларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин үзе җитәкли диделер. Акмәчәт урамнарында "Урыс берлеге" исеменнән төрле дружинниклар йөри, Кырым министрлар шурасын, Югары Раданы кораллы көчләр басып ала, Акмәчәт һава аланына Русия гаскәрләре керә, Кырымдагы халык куркуда, ә бу кызык "артистлар" чыннан да артистлар икән. Урамда Русиянең БТРлары йөри, ә алар җырлап-биеп Украина-Русия-Кырым дуслыгы мәңге дип сәхнәдән кычкыралар.

Мәңге дуслар, мәңге, тик штыклар белән килгән дуслыкка татарстанлылар инде ияләшкән булса кирәк, кырымтатарларына мондый дуслык кирәкмәгәнен алар аңламаган бугай. Концертка килгән кайбер кешеләр белән сөйләшкәндә мин моны аңладым. Сөйләшкән кешеләр арасында бер кырымтатарын да очратмадым. Ни өчен икән? Бу концертларда аларны күрергә дә теләгәннәр булгандыр, артистлар бит бик тырышты. Алар татарча да, урысчада, хәтта бер кырымтатар җырын да башкардылар, ә кырымтатарлар килмәде. Бәлки реклама булмагандыр? Әйе булмаган диделәр миңа, имеш АТР кырымтатар телеканалы рекламаны бирергә риза булмаган, ни өчендер афишаларны да күрмәдәм. Ә бит артистларны шул хәтле акча сарыф итеп Казаннан Кырымга махсус чартер очкыч белән китергәннәр, кунакханәдә бер атна яшәгәннәр. Ә реклама булмады, кырымтатарлар булмады. Ни өчен?

Моны мин соңрак аңладым. Концерт тәмамланганнан соң сәхнәгә чыккан бер кеше (соңыннан миңа әйттеләр, бу "Идел" ассоциациясе рәисе Илмир Тимергалин икән) Мәскәүгә, Русиягә, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәтләрен белдерде. Бу концертны менә кем оештырган икән. Мәскәү оештырган, ә Татарстан артистлары бу концертта тик катнаша гына. Димәк, Мәскәү бер яктан Кырымга агрессия ясый, икенче яктан татарларны Кырымга китертеп биетә, җырлата, кырымтатарларга "якты" йөзен күрсәтмәкче була. Тик аның чын максаты икенче – аңа кырымтатар җире Кырым кирәк, ә Казан исә аның Кырымга тагын бер ачкычы. Казанда татар халкы моны белә микән?

Мәнә шундый булды Мәскәүнең Кырымга Казан "бүләге". Тик ул бүләкне ни өчендер кырымтатарлары кабул итмәде. Алар бу катлаулы заманда гаиләләре, балалары, киләчәкләре хакында уйлый, аларның мәҗлесе төрле сөйләшүләр үткәрә, халыкны кайгырта, кырымтатар бистәләрен сакларга тырыша, чөнки Мәскәү янә аларның туган җирләренә агрессия белән яный. Ә Казаннар җырлый, бии, күрәсең аларның язмышы Русиядә якты, алар кырымтатарларга да шуны телиләр, мөгаен.

Илгиз Шакиров
Акмәчет

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG