Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе финалы үтте


Нәүрүз гүзәле-2014 Алинә Гыйззәтуллина
Нәүрүз гүзәле-2014 Алинә Гыйззәтуллина

Уфада татар кызларының “Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесенең йомгаклау өлеше үтте. Ярышма финалга чыккан 12 кыз арасында барды. “Нәүрүз гүзәле-2014” исеменә Туймазы районында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетында белем алучы Алинә Гыйззәтуллина лаек дип танылды.

Быелгы ярышма да, узган елдагысы кебек үк, өч этапта барды. Башта районнарда сайлап алу өлеше үтте. Жюри әгъзалары дүрт төбәккә – Кыйгы, Дүртөйле, Стәрлетамак, Туймазы якларына чыгып икенче өлешкә 31 кызны сайлап алган иде. Уфада узган бәйгедә шулар арасыннан финалга 12 чибәркәй узды. Алар Уфага чакырылды һәм ун көн дәвамында хореография, вокал белгечләреннән осталык дәресләре алды. Шулай ук нәүрүзчеләргә Уфа “Нур” татар театры артистлары актерлык осталыгы буенча сабаклар бирде, татарча шома сөйләргә өйрәтте.

Костюмнар, күлмәкләр сайлауда кызларга модельерлар ярдәм итте. Ә инде финал бәйгесе узган көнне гүзәл туташларның төп ярдәмчеләре визажистлар һәм чәч матурлаучылар иде. “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе финалында кызлар биш төрле сынау тотты. Иң элек алар бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырды. Аннан соң аларның кайсыдыр җыр-моңга сәләтен, кайберләре биюгә маһирлыгын күрсәтте. Ана телендә матур сөйләүгә, милли гореф-гадәтләрне белүгә дә аерым дикъкать ителде. Милләтебез тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы катлаулы гына сорауларга да җавап табарга тиеш иде бәйгедә катнашучылар.
"Без унике кыз идек"
"Без унике кыз идек"

Кызлар белән татар теле сабакларын алып барган Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов әйтүенчә, быел бәйгедә катнашучыларның ана телне белүе былтыргы белән чагыштырганда, югарырак булган. “Ә инде ун көн дәвамында алар татар телен тагын да камилләштерде һәм кызларның кайберләре хәтта ана теленең нинди бай булуына инанды”, - ди Мәхмүт әфәнде.

Быелгы бәйге узган елдагысыннан оешканрак һәм бик җанлы барды. Монысы инде оештыру төркеме әгъзаларының тәҗрибәсе арту турында сөйли. Бүләкләр дә саллы. Хәйриячеләр ярдәме юмарт булган. Ни өчен дигәндә, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә номинацияләрдә барлык 12 кыз да билгеләнде. “Сөйкемлелек алиһәсе”, “Сандугач”, “Зирәк кыз”, “Сылу буй-сын” һәм башка юнәлешләр жюри тарафыннан аерым билгеләнде.
Кызлар сәләтләрен күрсәтә
Кызлар сәләтләрен күрсәтә

Ә инде иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, беренче өч урынга чыгучыларны билгеләү вакыты. Бу мәлдә хәтта Уфа “Нур” татар дәүләт театрының шыгрым тулы залы диварлары селкенгәндәй иде. Кызларга теләктәшлек белдерергә килгән әти-әниләре, туганнары, дуслары дәррәү аларның исемнәрен атый-атый озак алкышларга күмде. Беренче өч урынга чыккан кызлар кочак-кочак чәчкәләр һәм кыйммәтле бүләкләр ала. Ә инде “Нәүрүз гүзәле-2014” исеменә Туймазы районында туып үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетында белем алучы Алинә Гыйззәтуллина лаек дип танылды.
XS
SM
MD
LG