Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Акмәчеттә хатын-кызлар Мәскәүдән ярдәм сорады


Акмәчеттә 3 март көнне рус хатын-кызлары Киевтан Кырымны Русиягә бирүне таләп итеп митинг үткәрде. Митингта дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп русларны күралмауга рәнҗеш белдерелде һәм Мәскәүдән ярдәм сорады. Татьяна исемле бер хатын Азатлык сорауларына җавап биреп, Украинада үзенең эзәрлекләнүенә дәлил буларак бервакыт документларны украин телендә тутырырга мәҗбүр ителгәнен сөйләде. "Мин документларны украин телендә тутырырга теләмим, теләмим генә түгел, мин ул телне аңламыйм", диде ул.

XS
SM
MD
LG