Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби сынауларда катнашучылар кире үз урыннарына кайта


Русия президенты Владимир Путин Көнбатыш һәм Үзәк бүлгеләрдә хәрби сынауларда катнашкан гаскәрләргә үз урыннарына кайту боерыгын бирде. Бу хакта «Интерфакс» яза.

Алдагы көнне Путин Русия саклану министры Сергей Шойгу белән Ленинград өлкәсендә полигонда сынауларны карады.

Сынауларда 150 меңнән артык солдат һәм офицер, 120 боралак, 900ләп танк, 80 кораб һәм 1200дән артык хәрби техника катнашты.

Әлеге сынаулар Кырымда хәлләр катлаулану вакытына туры килде. Русия сынауларның әлеге хәлләр белән бәйле булуын кире какты. АКШ һәм Бөекбритания сынаулар артыннан игътибар белән күзәтүен әйтте.
XS
SM
MD
LG