Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия кырымтатарларга сыену бирергә әзер


2 мартта Әнкарада Русия гаскәрләренең Кырымга керүенә каршы урам җыены узды
2 мартта Әнкарада Русия гаскәрләренең Кырымга керүенә каршы урам җыены узды

Кырымда вазгыять катлаулана калса, аннан 3-4 мең баланы ашыгыч рәвештә Төркиягә чыгару юллары тикшерелә, диде Кырымтатар мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле.

Кырымдагы вазгыять дөнья мәгълүмат чаралары көн тәртибендә бүген дә беренче урында. Бу атнада төрле илләрдә Русия илчелекләре каршында гаскәрләрне Кырымнан чыгаруны таләп итеп урам җыеннары үтә.

Европа, АКШ һәм Төркиядә яшәүче кырымтатарлар исә Кырымдагы милләттәшләре өчен үз кампанияләрен алып бара.

"Кырымдагы хәлләрнең бер яклы гына яктыртылуына борчылабыз. Көнбатыш мәгълүмат чаралары да анда татарларның яшәвен искә алмый. Бүгенге көндә максатыбыз Кырымдагы милләттәшләребезгә мәгълүмати ярдәм күрсәтү, алар матди ярдәмгә мохтаҗ түгел. Без төрле чит ил журналистлары белән аралашканда кырымтатарларның сугышка каршы булуларын, андагы урысларга бернинди дә куркыныч янамаганын сөйлибез. Путин үз милләттәшләрен кемнән саклар өчен гаскәр кертә? Моны аңлаган кеше юк", диде Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле рәисе Зафер Каратай.

"Кырымтатарларның яралары ачылды"

Төркия матбугатында кичә мондый баш исем белән мәкаләләр чыкты. Кырымтатарларның 1944 елгы сөргенне онытмаган буыны һәм сөргендә туган яшьләр янә сөргеннән курку хәлендә яши. Аларның күпчелеге торган өйләрен ташлап китәргә теләми. Шулай да бу көннәрдә Төркиягә Кырымнан йөзләп кеше килгән.

"Вазгыять тагын да катлаулана төшсә, Кырымнан 3-4 мең баланы ашыгыч рәвештә Төркиягә чыгару юлларын уйлыйбыз", диде Каратай.

Чәршәмбе көнне Романиядәге Русия илчелеге каршында урам җыены үтәчәк. Сишәмбе Романиядәге кырымтатар диаспорасы Кырымдагы Мәҗлес белән сөйләшүләр үткәрә.

Пәнҗешәмбе көнне Һолландиядәге Русия илчелеге каршында да шундый җыен үтәчәк.

Шимбә көнне Истанбулда Кырымнан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итеп һәм кырымтатарларны яклап урам йөреше планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG