Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Кырымда Русия яклы да, Украина яклы да җыеннар уза


Акмәчеттә Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләрен яклар өчен килгән 30лап кеше янына аларга каршы 60лап казак җыелды.

Акмәчеттә Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләрен яклар өчен килгән 30лап кеше янына аларга каршы 60лап казак җыелды.

Кырым башкаласы Акмәчеттә Русиянең гаскәр кертүенә каршы, Украина хәрбиләрен яклап җыен уздырылганда, икенче бер төркем Русиядән ярдәм сорау митингына җыелды.

4 мартта Акмәчеттәге Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләре баш фатирын зур тимер-бетон плитәләр белән уратып алу омтылышы ясалган. Моның өчен база янына плитәләр тулы КАМАЗ машиналары килгән булган. Бу хәбәрне Азатлыкка майор Парфилов раслады. Плитәләр куелмаган, машиналар киткән. Парфилов бу гамәлне моңа кадәр булмаган провокация дип атады һәм үзләренең Украина хәрби көчләренә тугрылык турында биргән анттан ваз кичмәячәкләрен әйтте.

Соңрак анда хатын-кызлар сугышка каршы митингка җыелды. Чара "Кырым – безнең йорт!", "Кырым – Украина" шигарләре астында узды. Активистлар Кырымга Русия армиясенең керүенә каршылык белдерде. Көтмәгәндә автобус белән ярым-хәрби кием кигән бер төркем ир-ат килеп, бинаның керешен томалап куйды һәм митингны туктатты. Беләкләренә Георгий тасмалары таккан бу кешеләр үзләренең кайдан һәм кем булуларын әйтүдән баш тартты.


"Кырым хатын-кызлары сугышка каршы" дигән чара Акмәчетә дүшәмбе көнне дә узды. Кулларына шигарләр тоткан дистәләрчә хатын-кыз юл буена чыгып басып "Сугышка юк" дигән шигарләр кычкырды. Бер урыс ханымы безнең хәбәрчегә кырымтатарлар белән дустанә яшәвен, бер кырымтатар ханымы исә үзенең сөрген михнәтләре турында сөйләде.


Рус хатын-кызлары исә Акмәчеттә 3 март көнне Русиядән ярдәм сорау җыены уздырды. Митингта дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп русларны күралмауга рәнҗеш белдерелде. Татьяна исемле бер хатын Азатлык сорауларына җавап биреп, Украинада үзенең эзәрлекләнүенә дәлил буларак бервакыт документларны украин телендә тутырырга мәҗбүр ителгәнен сөйләде. "Мин документларны украин телендә тутырырга теләмим, теләмим генә түгел, мин ул телне аңламыйм", диде ул.


"Әле сез провокаторлар мени", дип өсләренә ташландылар. Күпләр Кырымның киләчәге бары тик Русия белән генә якты дип сөйләсә, өч бала анасы Азатлыкка: "Башка чит дәүләтләр, шул ук Русия тыкшынмыйча да Кырым халкы мондагы хәлләрне җайлый ала иде", диде.

Дүшәмбе Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров яңа белдерү белән чыкты. Чубаров килеп туган вазгыятьнең инде халыкара дәрәҗәгә күтәрелүен, әгәр Украинаның үз эчендә хәлләрне җайлау өчен тырышлыклар куелмаса, гафу ителмәслек ялгыш булачагын белдерде.

"Катлаулы вазгыятьне чишү юлларын тикшерүне бергә башлау өчен Украина һәм Кырым Югары радалары ике яктан махсус комиссияләр тозергә тиеш", диелә бу документа.

Акмәчет урамнарында бүрекле казакларны көндез дә күрергә була. "Без тәртип саклыйбыз", дип белдерә алар. Берсе әйтүенчә, Акмәчеттә генә дә 20 меңләп казак бар. Хөкүмәт биналары тирәсендә кораллы хәрбиләр тора. Кырымтатарлар төннәрен мәчетләрне һәм үзләре яшәгән урамнарны сакларга чиратлап чыга. Кырымтатар мәҗлесе бинасы янына да провокацияләр булмасын дип милиция машинасы китерелгән.

Кырымтатарлар ул-бу гына була күрмәсен дип борчыла. Эшмәкәр Рәсим Сәетов узенең Киевтан куанып кайтуын белдерде. Ул якшәмбе көнне Майданда булган. Шунда "Әгәр кырымтатарларга бер-бер хәл була кала икән, без – Русиядәге бөтен мөселманнар күтәреләчәкбез", дигән сүзләрне ишеткән. "Русия гаскәрләре басып керәм дип торганда бу сүзләр ниндидер өмет тә уятты. Русия борынын тыккан җирдә бер генә юньле әйбер дә булмый", ди ул.

Кырымда хәлләр бик катлауланса, Киевтагы украиннар белән кырымтатарлар аннан киләчәк балаларга, хатын-кызларга һәм өлкәннәргә сыену урыны да әзерли башлаган.

Акмәчеттә халыкара журналистлар артканнан-арта. Якшәмбе кич Киевтан Акмәчеткә килгән очкычта гына да дөньяның төрле телекомпанияләреннән сигез төркем бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG