Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин Кырымга гаскәр кертмәс дип өметләнәм"


Кырымда яшәүче татарларның "Идел" ассоциациясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев
Кырымда яшәүче татарларның "Идел" ассоциациясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев

Кырымда яшәүче татарларның "Идел" ассоциациясе җитәкчесе Илмир Тимергалиев Путин Кырымга Русия гаскәрләрен кертмәс дип өметләнә.

"Идел" ассоциациясе 2014 елнын гыйнварында 20 еллыгын үткәрде. Тимергалиев сүзләренчә, ассоциация милли бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәреп монда яшәүче казан татарларын бергә туплап тора, башка милләтләр алдында таныта. Бүген Кырымда 11 меңләп татар яши. "Кырымтатарлар татарлар белән гаилә корып яшәгәнгә күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки минем әниемә генә килгәндә дә ул – себер татары, әтием – казан татары, ә улымның хатыны – кырымтатары", ди Тимергалиев.

"Идел" җитәкчесе, эшмәкәр Илмир Тимергалиев Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Кырымда яшәүче казан татарларын хакимият таныймы, алар белән исәпләшәме?

– Әлбәттә, әйтәбез. Без монда әле генә килгән милләт түгел, кырымтатарларның ватаннарында тату яшибез. Безнең абруебыз бар, чөнки беркемгә каршы тормыйбыз, балаларны-оныкларны тәртипкә өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Кырымтатарлар корылтаенда үзләренең яңа җитәкчеләрен сайлагач та, без иң беренче булып аларны котлап кайттык.

Вазгыять катлаулангач, безгә Татарстаннан депутатлар килде. Иң беренче Югары Рада рәисенә, хөкүмәт җитәкчесенә бардык һәм аннан соң ук Кырымтатар мәҗлесенә алып бардык.

– Кырымтатарлар бүгенге катлаулы вазгыятькә үз фикерләрен белдерде. Алар Кырымның Украина эчендә булуын телиләр һәм Мәскәүнең катнашуына каршылык белдерделәр. Казан татарлары кырымтатарлар фикеренә теләктәшме?

– Кайбер үзәкләр, бәлки безгә Русия белән булсак, яхшырак булыр, дип әйтәләр, украиннарга ышанмый башладылар. Мин кырымтатарларның позициясен яхшы беләм һәм бик хөрмәт итәм. Андый зур проблемлы сораулар торганда мин кырымтатарлардан башка авазлар да ишетәм.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров проблемнар килеп чыккач, бик тотрыклы позиция алды. Ул милләт белән милләтне орыштырмады. Проблем килеп туган беренче көнне үк телевизорга чыгып ватандашларына мөрәҗәгать итеп урамнарда автоматлы кешеләр булуын әйтеп, урамнарга чыкмаска чакырды. Мылтык тоткан кеше белән мылтык тоткан кеше сөйләшергә тиеш, без анда кермик дигән фикер эйтте. Мин шундый сәясәтчеләр булуга куанам.

Бөтен проблемнарны да дипломатия белән чишү кирәк. Гаскәр итек белән керсә, начар эш ул. Без монда мылтык һәм гаскәр белән кергәннәргә теләктәш түгел. Бөтен проблемнарны сөйләшүләр юлы белән хәл итү кирәк. Җәнжалга җитсә, хәлләр бик начарланачак.

Хәзер кырымтатарларга нык ярдәм кирәк. Алар үз-үзләре белән генә калды. Безгә Татарстан килеп кулын суза башлады. Конгресс рәисе Закиров белән Мәҗлес рәисе Чубаров алдагы проблемнарны бергәләшеп чишергә килештеләр.

Белүемчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дүшәмбе Мәскәүдә иде. Ул монда булган бөтен хәлләрне Русия президентына сөйләде дип беләм. Татарстан кырымтатарлар һәм Русиядәге татарлар монда орыш теләми, тынычлык ярата дип җиткерәләр, минем белүемчә.

Бүген минем яныма бер ханым керде. Ул: "Илмир әфәнде, безне депортациялиләрмени?" дип сорады. Мин аңа: "Әгәр алай була кала икән, бөтенебез тотынышып каршы торачакбыз", дидем. Мин бу катлаулы хәлне Русия җитәкчесе һәм Украина сәясәтчеләре җайлар дип уйлыйм.

– Сез Путин гаскәр кертү мөмкинлеген кире кагыр дип өметләнәсезме?

– Бик өметләнәм. Мин 23 елдан күбрәк хәрби хезмәттә булдым. Солдатка "ат!" дип әйтсәләр, ул ядрәне кире мылтыкка тыгып булмый бит. Кан түгелсә, аны кайтарып булмый. Мин тынычлык белән җайга салыныр дип өметләнәм.

"Путин Кырымга гаскәр кертмәс дип өметләнәм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

– Сез кырымтатарлары, казан татарлары, әниегез себер татары булганга, себер татарлары турында да күнелегез аша үткәреп сөйлисез. Солдатлар кергән вакытта гына түгел, ә кырымтатарлары һәм казан татарлары арасында уртак зур проектлар эшләргә һәм килешүләр төзергә уйламыйсызмы?

– Безнең күптән инде зур эшләр башкарыла. Монда, Кырымда яңа мәчет юк. Бүген генә Төркиядән "Эрбек" дигән төзелеш оешмасы вәкилләре килде. Алар мәчет проектын күрсәттеләр. Хәзер алар күп кенә килештерүләрне узганнар. "Бер проблем калды. Сезнең улыгыз зур урында эшли. Ярдәм итә алмас микән?" диделәр. Мин аларга: "Минем улым – мөселман, минем улым анда таш куйды, акча салды", дидем. Безнең казан татарлары мондагы һәр мөселман белән бергә берәр таш алып килеп куйдылар мәчет өчен. Бу безнең уртак проект булып тора. Алга таба да төрле проектлар эшләрбез.

– Улыгыз Рөстәм Тимергалиев вице-премьер. Улыгыз кырымтатарларның фикерләрен Мәскәү ягына да, мондагы хөкүмәткә дә җиткерә микән?

– Ул бу вазифада күптән түгел генә эшлә әле. Без аның белән тиз-тиз генә сөйләшәбез. Ул кырымтатар авылына баруын, аларның утсыз, газсыз көн күрүләрен һәм алар ничек яшиләр икән дип аптырап сөйләде. Хәзер ул үзенең аларга ярдәме турында сөйли. Мин улым кырымтатарларга күбрәк ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм, ләкин аңа бик авыр, янында татарлар бик аз. Башка милләт вәкилләре арасында эшли ул.

– Татарларның фикерен җиткерү өчен дә көчен куячак дип әйтә аласызмы?

– Куячак! Тамырлары монда булгач, әлбәттә куя. Мин ул безнең традицияләрне бозмый дип уйлыйм.

* * * *

Бу сәгатькә. Кырымнан килгән хәбәрләргә күрә, Кырым хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев хөкүмәттә кырымтатарларга бер вице-премьер, ике министр урыны һәм министр урынбасары урыннарын тәкъдим иткән. "Без Мәҗлес белән сөйләшүләр алып барабыз", - диде ул. Әмма Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров моны кире какты. "Безнең белән беркем дә бу мәсьәләдә сөйләшүләр алып бармый", - диде Чубаров.
XS
SM
MD
LG