Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" телеканалы бер айдан ябылырга мөмкин


"Дождь" телеканалы җитәкчесе Наталья Синдеева бүген узган Русия президенты каршындагы кеше хокуклары утырышында телеканалның бер айдан соң ябылу ихтималлыгын әйтте.

Шулай ук ул бүген хезмәткәрләре белән очрашуда чыгымнарны киметергә тәкъдим итәчәген әйтте. Шул вакытта канал тагын берничә ай сакланып кала алачак. Киләчәктә инде канал я тулысынча ябылачак, я кечкенә интернет-басмага әйләнәчәк.

"Дождь" каналы тирәсендәге җәнҗал "йөзләрчә мең ленинградлының гомерен саклап калу өчен шәһәрне наци гаскәрләренә калдырып китәргә кирәк идеме" дигән сораштырудан соң башланып китте.

Канал бу сорау өчен гафу үтенсә дә, кабел һәм иярчен операторларның күбесе аның тапшыруларын туктатты. Каналның тамашачылар кимеде һәм рекламадан килә торган акчалар да азайды.
XS
SM
MD
LG