Accessibility links

Газпром Украинага ташлама белән газ бирүне туктатачак


2014 елның апреленнән Газпром Украинага ташлама белән газ бирүне туктатачак. Бу хакта Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев белән очрашуда Газпром башлыгы Алексей Миллер әйтте. Аның сүзләренчә, Украина ташлама белән газ алу өчен булдырылган килешүне үтәми һәм бурыч 1,5 миллиард доллардан артып киткән.

«Әгәр узган елгы бурычны алсак, аның 1 млрд 300 миллион доллары капланган. Бу 50%тан бераз гына азрак. Хәзер Украинаның 1 млрд 529 миллион доллар бурычы бар», ди Миллер.
XS
SM
MD
LG