Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пикетны Казан читендә уздыру кырымтатарлардан көлү булачак"


"Азатлык" 3 мартта кырым татарларына теләктәшлек йөзеннән ялгыз пикетлар уздырган иде.
"Азатлык" 3 мартта кырым татарларына теләктәшлек йөзеннән ялгыз пикетлар уздырган иде.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенә кырымтатарларга теләктәшлек йөзеннән Казан үзәгендә пикет уздыруга рөхсәт бирелмәгәч алар яңа белгертү тапшырган.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары кырымтатарларына теләктәшлек йөзеннән, Русиянең Украина дәүләтенең эчке эшләренә тыкшынмауны таләп итеп һәм сугышка каршы протест белдереп 7 март көнне Казанның Бауман урамында пикет һәм 14 мартта Камал театры янында митинг уздырмакчы булган, ләкин Казан хакимияте моңа рөхсәт бирмәгән.

“Дүшәмбе көнне бу хакта Казан хакимиятенә белгертү керткән идек, безгә исә бу урыннарда башка чаралар планлаштырылган дип башка урын тәкъдим иттеләр. Хакимият тәкъдим иткән урыннар Казан читендә - Юдино бистәсендә урнашкан. Әлеге урын безгә туры килми. Бу кырымтатарларыннан көлү була”, диде ул.

Шуңа “Азатлык” яшьләре тагын өч белгертү кертеп биргән.

“Якшәмбе, ягъни 9 мартка төрле урыннарга бирдек. Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында, бу Театральная урамында. Анда сәгать унбергә, шулай ук сәгать бергә Вахитов һәйкәле янына һәм кичке бишкә Камал театры мәйданына. Берсенә булса да рөхсәт бирерләр дип өч урынга төрле вакытта бирергә уйладык. Әгәр рөхсәт бирмәсәләр без барыбер урам чараларын оештырачакбыз, ялгыз пикетка чыгачакбыз. Пикетка чыгарга теләүчеләр шактый гына җыела, шуңа ялгыз пикетлар да игътибарсыз калмаячак. Башка юл калмаса дип әйтәм инде”, ди берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, әгәр шул өч урынга да рөхсәт бирмәсәләр, бу Казан хакимиятенең әлеге чараны уздыртырга теләмәвен күрсәтәчәк.

“Әлеге хәл мәхкәмәгә бирергә сәбәп булачак, чөнки җәмәгатьчелек чараларын уздыруга киртә кую турында канун бар. Аларның бу гамәлләре шулай бәяләнәчәк.

Мин Казан хакимиятеннән Ирек Арсланов белән бүген очрашып сөйләштем. "Безнең халыктан көләсезме, ник шундый читтә урын тәкъдим итәсез?", дип сорадым. Ул берни әйтмәде, елмаеп кына куйды.

Пикетларга без тәкъдим иткән урыннарны бирмәү даими булып тора, әмма хәзергесе Кырымдагы вазгыятькә дә бәйледер, чөнки Арсланов минем урынбасарга шалтыратып аннан нинди максатлар белән бу чарага чыгуыбызны сорашты. Белгертүләрне урынбасарым биргән иде.

Алар җәмгыятебезнең сугышка каршы булуын күрсәттерергә теләми, әлеге хәбәрнең дөньяга чыгуыннан курка”, ди Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG