Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннәтулла Биләлетдинов белән килешү озайтылмаган


Русия хоккей федерациясе башкарма комитеты Сочида узган Олимпиадада начар чыгыш ясаудан соң, илнең җыелма такымы баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов белән килешүне озайтмаска булган.

«Башкарма комитет тренерны тыңлады. Хисап ошады, әмма җыелма такым Олимпиадада начар чыгыш ясады дигән бәя куелды. Барысы да тренер кулында иде. Башкарма комитет хезмәте өчен аңа рәхмәт белдерде, әмма куелган максат үтәлмәгән. Башкарма комитет яңа тренерны эзләячәк», диде хоккей федерациясе шурасы президенты Владислав Третьяк «Новости» агентлыгына.

Биләлетдинов белән килешү 2014 елның 1 мартына кадәр имзаланган булган.
XS
SM
MD
LG