Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

Украина НАТОга кермәкче


Украина югары радасына илнең НАТОга керүен истә тоткан канун өлгесе кертелгән.
Әлеге документта НАТОга керү илнең тышкы сәясәтендә алдынгы бурычларның берсе булып торуы әйтелгән.

Аны "Батькивщина" фракциясеннән өч депутат әзерләгән.

Чәршәмбе көнне шулай ук Украина чик бүлгеге хезмәте Русиядән экстремистлар кертүне тыю өчен “Чик буе” чараларын башлауны игълан итте. Моның өчен чиккә өстәмә чик буен саклаучы хезмәткәрләр җибәрелгән.

"Укринформ" хәбәр итүенчә, чик буе хезмәтенең сигез бүлекчәсе башка илнең хәрбиләре белән уратып алынган килеш кала. Андагы чик буе хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләренә Русия ФСБысы һәм башка махсус хезмәтләр тарафыннан басым бара.

XS
SM
MD
LG