Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунизмга каршы көрәш ветераннары дөньяга мөрәҗәгать итә


Акмәчеттә "Йортыбыз Кырымга -- тынычлык!" дип язылган плакатны хәрби киемдәге билгесез кешеләр килеп ерткан
Акмәчеттә "Йортыбыз Кырымга -- тынычлык!" дип язылган плакатны хәрби киемдәге билгесез кешеләр килеп ерткан

Төрле илләрдә яшәүче коммунизмга каршы көрәш ветераннары демократик илләрнең хөкүмәтләренә, халыкара оешмаларга һәм ирекле дөнья ватандашларына мөрәҗәгатьтә Русиянең Кырымдагы гамәлләрен хөкем итте.

Коммунизмга каршы көрәш ветераннары Русияне халыкара килешүләрне бозып бәйсез Украина дәүләте җирләренә гаскәр кертүдә гаепли. 300гә якын ветеран имзалаган белдерүдә Русия Кырымдагы гамәлләрен ялганга нигезли диелә. Мәскәү хәзер Кырым борын-борыннан рус җирләре булган дип белдереп килгәндә, мөрәҗәгатьтә бәйсез татар дәүләте – Кырым ханлыгының башта 1783 елда ялган юлы белән Русиягә кушылуы, соңрак 1918 елда Демократик кырым республикасы буларак торгызылган дәүләтнең большевиклар тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырылуы турында языла. Анда шулай ук 1944 елда Иосиф Сталинның Кырымда этник чистартулар үткәреп барлык кырымтатарларны Үзәк Азиягә сөрүе һәм аларның йортларына Русиядән русларны китереп тутыруы да искә алына.

Мөрәҗәгатьтә Русиянең ватандашлар (руслар) Кырымда украиннар һәм кырымтатарлар тарафыннан эзәрлекләнә дигән сылтау белән русларны "үз канаты астына" алырга тырышуына да ачу белдерелә. "Русия хакимиятләре шушы чи ялганны Украина җирләренә һөҗүм итү өчен файдалана", диелә анда. Коммунизмга каршы көрәш ветераннары русларның Кырымда күпчелек халык буларак берничек тә эзәрлекләнә алмавына, Кырым хакимиятләрендә дә, сәяси һәм иҗтимагый тормышында да өстенлекне тотуына игътибар юнәлтә. Алар фикеренчә, Мәскәү Кырымда Днестр буе, Абхазия һәм Көньяк Осетия тәҗрибәсен кабатлый.

Ветераннар Украинадан Русия гаскәрләрен тулысынча чыгаруны, Кырымдагы вазгыятьне тикшерү өчен халыкара комиссия төзүне, Кырым статусы референдумы үткәрү турында Мәскәү басымы астында кабул ителгән карарны гамәлдән чыгаруны, Кырымнан сөрелгән кырымтатарларны үз җирләренә кайтару турында Украина кануны чыгаруны (андый канун 2013 елда кире кагылган иде) һәм Кырымтатар мәҗлесен халыкара мәйданда рәсми вәкиллек оешмасы дип тануны таләп итә.
XS
SM
MD
LG