Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аралашсак бер-беребезнең кирәклеген тоячакбыз"


Сулдан уңга: Равил Моратов, Рифат Чубаров, Рөстәм Миңнеханов
Сулдан уңга: Равил Моратов, Рифат Чубаров, Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 5 мартта Акмәчеттә Кырым хөкүмәте белән килешү имзалаудан соң Кырымтатар Мәҗлесе әгъзалары, аннары мәчеттә дин әһелләре, казан татар оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Кырым хөкүмәте белән килешү имзалаудан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Кырымтатар Мәҗлесе белән очрашуга килде. Башта президент һәм Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров икесе генә ярты сәгать тирәсе аерым сөйләште. Аннан күмәк очрашу булды.

Чубаров: “Украинага, кырымтатарларның йортына мондый авыр вакытта хуш килдегез. Кырымтатар халкы сайлаган, ярымутаруның җирле халкы булган кырымтатарларның вәкаләтле органы – Мәҗлес әгъзалары белән очрашуда катнашканыгызны хуш күрәм. Кырымтатар халкы һәм татар халкы – якын кардәшләр. Йөз елларча булган тарихи багланышларыбыз безгә рәхәтләнеп сөйләшергә, фикерләр уртаклашырга мөмкинлек һәм форсат бирә. Бүген Татарстан Русия эчендә зур һәм дөньяда танылган дәүләт. Бу форсаттан файдаланып без Кырымнан һәм кырымтатарлар исеменнән Татарстанда яшәгән кардәшләргә хөрмәтебезне һәм сәламнәребезне җиткерәбез”, диде.

Чубаров кырымтатарларның тарихын, илдән сөрелүне, туган җирләренә кайту мәшәкатьләрен дә телгә алды.


Татарстан президенты кырымтатарларның зур фаҗигаләр кичерүен әйтеп, ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытырга кирәклеген белдерде. “Бүген аек фикерле, дөрес килешүләр булырга тиеш. Бу мәсьләдә 300 мең кырымтатары үзенең дөрес фикерен кабул итәргә тиеш. Кырымтатар туганнарыбыз бу очракта да дөрес юл табар дип ышанам. Ә казан татарлары сезнең белән бергә”, диде.

2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы итеп сайланганга, бу уңайдан узачак зур чарага һәм Болгар җыенына да чакырды. Бу дустанә белдерүләрдән соң ике яктан да делегация ябык ишекләр артында сөйләшү үткәрде.

Очрашу тәмамлангач тарафлар ишек төбенә чыгып журналистларның сорауларына җавап бирде.

Рифат Чубаров сорауларга җавап биреп: "Без очрашуда фикерләр белән уртаклаштык. Иң мөһиме -- татар һәм кырымтатар халыкларын уртак дин, тел якынлыгы, йөзләрчә ел тарихи багланышлар берләштерә. Бу ике халык үзенең дуслыгы белән украин һәм рус халыклары дуслыгын да ныгыта ала. Безнең максат -- татар һәм кырымтатарлар арасында дуслыкны ныгытып бәйсез Украина һәм бәйсез Русиягә ярдәм итү" диде.

Чубаров: "Татар һәм кырымтатар халкы украин белән русларны берләштерә ала"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Татарстан президенты, Кырымда туган вазгыятьне исәпкә алып, Русия гаскәренең Кырымны басып алуына карата Русиядән нинди сигналлар китердегез, дигән сорауга: “Без яхшы теләкләр белән килдек. Безнең тарихтан ук Кырым автоном республикасы һәм кырымтатарлар белән яхшы мәнәсәбәтләр килә. Дуслар авыр вакытта таныла. Мин бу низаг Кырымда яшәүчеләр файдасына кан коюсыз чишелер дип өмтеләнәм”, диде ул.

Президент Украинаның бербөтенлеген яклыйсызмы дигән сорауга, "ә кем аны якламый соң" дип белдерде.

Кырымдагы катлаулы вазгыятьтә Татарстан ягыннан активлыкның үсүенә килгәндә, ул “битараф калу” күбрәк сорау тудырыр иде, диде.

“Кырымтатарлар ягыннан да казан татарлары ягыннан да элемтәләр сыеграк иде, ныграк эшләү кирәк”, диде президент.

Миңнеханов: "Кырым белән элемтәләр сыеграк иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

Соңнан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Акмәчетнең баш мәчетенә барып дога кылды, Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты. Бу очрашуда уда киләчәктә Татарстан һәм Кырымдагы дин әһелләренең аралашып тору кирәклегенә басым ясады. "Аралашсак бер-беребезнең кирәклеген күбрәк тоячабыз һәм бер-беребезгә ярдәм күрсәтәчәкбез", диде ул.

Миңнеханов: "Аралашсак бер-беребезнең кирәклеген тоячакбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:14 0:00

Очрашудан соң Миңнеханов мәчетнең ишек төбендә көтеп торган журналистлар сорауларына җавап биреп Татарстан белән Кырымның нинди өлкәләрдә хезмәттәшлек итә алуларын аңлатты.

Миңнеханов Татарстан белән Кырымның хезмәттәшлеге турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00
XS
SM
MD
LG