Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Русия чит ил дәүләтләрнең бер өлешен кабул итүне җиңеләйтә торган канун кабул итәргә мөмкин


Русиягә чит ил дәүләтләрнең бер өлешен алуны җиңеләйтә торган канун өлгесе киләсе атнада кабул ителергә мөмкин. Бу хакта ИТАР-ТАССка «Гадел Русия» фиркасе башлыгы Сергей Миронов белдерде.

Документ нигезендә, халыкара килешү булмаган очракта да Русия башка дәүләтнең бер өлешен яңа субъект итеп ике очракта кабул итә алачак. Беренчесе – әгәр ул җирлектәге халык референдум нигезендә Русиягә кушылу турында тавыш бирсә, икенчесе – башка илнең бер өлеше булган җирлекнең рәсми дәүләт җитәкчеләре Русиягә үзләренә кабул итү мөрәҗәгате белән чыкса.

Бүген Кырым югары шурасы утырышында автономиянең Русиягә субъект буларак керүе турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG