Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

Казандагы бюджет хезмәткәрләре Мәскәүнең Кырым сәясәтенә теләктәшлек белдерде


5 мартта Казанның Меңъеллык мәйданында үткән Кырымга теләктәшлек митингында тәрбиячеләр күп иде. Калган дәүләт оешмалары хезмәткәрләре кебек үк, алар да куркып кына Русия өчен, Украинада сугыш булмасын өчен чыгуларын әйттеләр. Үзебез теләп килдек дип ышандырырга тырыштылар.

Митингка килгән халыкның кайберләре нәрсәгә килүен дә аңламаган булса кирәк, алар сорауларга җавап бирүдән баш тарттылар. Җавап биргәннәре дә куркып кына, без Русия өчен, Украинада сугыш булмасын өчен митингка үзебез теләп килдек, дип ышандырырга тырыштылар.

Күбесе Кырымдагы хәлләрне телевизордан карап белгән. Шуңа да Украинада Русия гаскәрләрен кертмәде әле, Русия керсә дә җиңәчәк, диде бер тәрбияче ханым.

Дәүләтнең төзелеш оешмасында эшләүче Мансур әфәнде дә эштән соң үзе теләп мәйданга килүен әйтте. Украинага гаскәр кертү яклы түгелмен, диде ул. Телевизордан тыш башка чыганаклардан Киевта халык үзе күтәрелеп чыккан, алар дәүләтне талап баючыларга каршы икән дип ишеткән. Бүген шул хәбәрләргә ныграк ышана башлаган, алданрак Русия каналлары аша гына яңалык караган.

Гомумән, Казанда үткән Кырымга теләктәшлек митингына килгән халыкның фикере кәгазь плакатлардагы, сәхнәдән яңгыраган сүзләр белән охшаш иде. Ныклап торып беркем дә хәлне үзенчә аңлатырга теләмәде, кайбер татар язучы-шагыйрьләре дә дәүләт кул астында эшләвен аңлатып сорауга җавап бирмәде. Яки язучылар йорты тирәсендә булса әйтер идем, монда бит бар кеше бер максаттан чакырылган, дип әңгәмәдән баш тартты.

Меңъеллык мәйданына берничә мең халык җыелды. Бу урам җыенына президент аппаратында хатлар язып утыручы кешеләрдән башлап, шәһәрнең көн-күрешен тәэмин итүче техник хезмәткәрләренә кадәр җәлеп ителгән иде.

Митингны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул Украинада көч кулланып дәүләт җитәкчеләре бәреп төшерелүгә борчу-ризасызлыгын белдерде. Мондый эшләрнең кануни булырга тиешлеген әйтте.

"Бүген Татарстан президенты җитәкчелегендәге делегация Кырымда, анда хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның катнашында бу автономияле республиканың гамәлдәге хакимияте белән Кырым татарлары, аларның иҗтимагый оешмалары арасында сөйләшүләр алып бара", диде Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, мәйдандагы халык үз фикерен белдерергә килгән һәм алар Кырымга теләктәшлек күрсәтәләр.

Качалов исемендәге дәүләт театры директоры Александр Славутский белдергәнчә, Русия президенты Владимир Путин дөрес сәясәт алып бара.

"Путинның соңгы әңгәмәсен тыңладым, ул бик дөрес сөйли. Нигәдер аны Көнбатышта яратмыйлар, каршы килмәкче булалар. Чөнки куркалар, ул дөньякүләм лидерга әйләнде, Русияне күтәрде, илне коллык хәленнән чыгарды", ди Славутский.

Сәхнәдән чыгыш ясаучы Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов, Украинада Русия гаскарләрен күрмәдек, анда халык тынычлык тели дип белдерде. Ул Кырым татарларының гына кайсы тарафта булуын аңлап бетермәгән, тик алар да сугыш булуны теләми, диде Ногманов.

Урам җыены төгәл вакытында башланып бер сәгать эчендә тәмамланды. Килгән халык ничек тиз җыелган булса, шулай кызу-кызу таралып та бетте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG