Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатарлар Украинаның тизрәк Европа берлегенә һәм НАТОга керүен тели"


Кырымтатарлар Киев мәйданында Украинаның Европа берлегенә кушылуын хуплый. 1 март 2014
Кырымтатарлар Киев мәйданында Украинаның Европа берлегенә кушылуын хуплый. 1 март 2014

Кырымтатар Мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин Украина тизрәк Европа Берлегенә кушылса һәм НАТОга кергәндә генә кырымтатарлар иминлектә булачак һәм аларның хокуклары сакланачак дип белдерә. Русиянең соңгы гамәлләрен ул Кырымны басып алырга теләве буларак бәяли.

6 мартта Бахчасарайның 6нчы бистәсендәге кырымтатары Сүин Бәй өенә кереп өендәге бөтен нәрсәне җимереп, чигәсенә алатар терәп куркытып чыгып китүне Али Хәмзин милләтәшләренә карата булган беренче зур диверсия дип бәяләде.

Ул бу куркытуны, йорт хуҗасы сүзләренә таянып, Русиянең Кырымдагы махсус билгеләнү төркемнәре хәрбиләре эшләгән булырга мөмкин, алар ике метрлы койманы җиңел генә сикереп үткәннәр, нык бәдәнле һәм озын буйлы булганнар, дип тә белдерде. Хәмзин фикеренчә, кырымтатарларга, Кырымда тынычлыкны яклаган, Украина белән бергә булуны теләгән, референдумга каршылык белдергән чараларга каршы оештырылган гамәлләрдә Мәскәү кулы уйный. Референдумны 30 марттан 16 мартка күчерүне дә Мәскәүнең Кырымны үз кулына төшерергә нык ашыгуы буларак бәяләде.

– Безнең алда куркыныч һәм бик җаваплы көннәр торырга мөмкин. Без, әлбәттә, үзебезнең яшәгән җирләребезне саклыйбыз. Әмма без коралсыз, халык арасыннан оешкан төркемнәребез генә бар. Безгә хәзер үз тынычлыгыбызны, гаиләләребезне, кырымтатар мәктәпләребезне нык саклау кирәк. Хәзер инде безгә кырымтатарларга карата әнә шундый гамәлләр белән алар үзләренең мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр. Ул мөнәсәбәт – алар күрсәткән агрессия ул. Ни генә булмасын, хәзер Кырымга Украина гаскәрләрен кертү һәм конституция нигезендә мондагы тәртипне саклау кирәк.

– Кырымтатарлары әнә шундый бик катлаулы вазгыять эчендә булганда чит илләрдәге сезнең Мәҗлес белән аралашкан төрле оешмалар теләктәшлекләрен арттырамы?

– Бүген Еврлпа берлегендәге һәм шулай ук элекке Советлар берлегенә кергән илләрдәге күпләгән хокук яклаучылар безгә теләктәшлек күрсәтеп кырымтатарларының хокукларын яклауга кереште. Бу безне куандыра. Кырымтатар халкы Украинаның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар да кырымтатарларын гына түгел, ә Украинаның бөтенлеген яклый. Бу стратегик максатлар белән без килешәбез һәм теләктәшлек белдерәбез.

Али Хәмзин
Али Хәмзин
Хәзер Русия Будапешт килешүен имзалаучы буларак бүген бу документка төкереп каравын күрсәтә. Иминлек һәм Украинаның бөтенлеге бу документның нигезенә салынган. Русия аны бозды. Бозылганлыгы безнең күз алдыбызда. Русия шулай ук күп кенә халыкара килешүләрне дә бозды. Шуңа күрә АКШ, Британия һәм Европа берлеге агрессорны туктату өчен бөтен тырышлыгын куярга тиеш. Русия керткән гаскәрләр кичекмичә Кырымнан чыгарылырга тиеш. Бу гаскәрләр хәзер Кырымда биналарны, төрле оешмаларны камап ала.

Провокацияләр оештыручы Русиянең Кара диңгез флоты хәрбиләре үзләренең бүлекләренә кайтарылырга тиеш. Бүген Украинаның НАТОга керергә омтылуын без дөрес карар дип бәялибез.

– Кырымда вазгыять катлаулангач Төркия үз сүзен өздереп әйтмәде. Сез моны ничек бәялисез?

– Бу безне дә нык аптырашта калдырды һәм күңелебезгә хуш килмәде. Бигрәк тә Рәҗәп Тайиб Эрдоган йөзендә Төркия кырымтатарларга карата үз фикерен әйтмәде. Шулай ук Кырымда кырымтатарларны саклау һәм аларга иминлек булдыру өчен Төркиянең ниндидер гамәлләр кылачагы турында да сүз булмады. Шулай да мин бер түрәләренең кырымтатар балаларын үзләрендә кабул итәргә әзер дип әйткән сүзләрен ишеттем. Без моңа демонстратив рәвештә бармаячакбыз. Бу Төркиянең яхшы позициядә булмавын күрсәтеп тора. Безнең диаспора анда ниндидер теләктәшлек чаралары оештыра. Ә чынлыкта Төркиядә оешкан кырымтатар диаспорасы юк. Алар хәзер төрекләр инде һәм үзләренең тамырларының Кырымнан булуын гына белә.

Әгәр Төркиядә диаспора бар дибез икән, анда көрдләр, әрмәннәр өчен махсус телеканал эшли, ник алай булгач кырымтатарлар өчен дә ул ачылмаган. Төркиянең дәшмәвен без начар бәялибез һәм ул Эрдоган һәм Әхмәт Даут Оглы намусында калсын. Болар Төркиянең кырымтатарларга чын йөзен күрсәтеп тора. Алай да без Төркия үз акылына килеп, ниндидер чаралар күрер дип өметләнәбез.

– Татарстан президенты җитәкчелегендәге рәсми төркем Кырымда булып Мәҗлес белән очрашканчы сез танымаган хөкүмәт һәм аның җитәкчесе Сергей Аксенов янына керде. Сез бу адымнарны ничек бәялисез?

– Хәзер мин Аксеновны һәм Константиновны (Кырым Югары Радасы рәисе) кулга алырга тырышачакларына ышанам, чөнки Украина баш прокуратурасы һәм Югары мәхкәмә сепаратизм һәм ил бөтенлеген таркатырга тырышучылар буларак аларны кулга алу карары чыгарды. Мин Татарстаннар очрашуга килгәнче үк протоколдагы кайберәүләрне Аксеновларга карата мондый карар булуын һәм Украина Югары Радасының аларның вәкаләтләренең легитим, референдумны кануни түгел дип игълан итүен җиткердем.

Бүген Кырымдагы референдумның 16 мартка күчерелгәнлеге билгеле булды. Бу Кремльнең зур провокация алып барганын һәм Аксенов, Константинов, Цековның (Кырым Югары радасы депутаты) Мәскәү пешкалары булуын күрсәтеп тора. Хәзерге хәлләрнең артында Путинның геополитик провокациясе ята. Аларны һичшиксез җинаять җаваплылыгы көтә.

– Сез ничек уйлыйсыз, Татарстан делегациясе Кырымга Кремль күрсәтмәсе белән, әллә үз теләкләре белән килгәнме?

– Татарстанны мин безгә якын һәм кардәш халыклар яшәүче республика дип атыйм. Татарстан шулай ук ватанпарвәрлекне дәлилли. Мисал өчен, Татарстан президенты үзенең статусын әлегә кадәр бирмәде һәм бу хәл Рөстәм Миңнехановка хөрмәт уята. Бу шулай ук Татарстанның үз-үзен саклавы булып тора.

Мин аларның Кырымга баруын сораганнар дип уйлыйм. Алар (Мәскәү) Аксеновны легальләштерү өчен аларны (Татарстаннарны) Кырым хөкүмәтендә килешү төзетеп кулланды. Шуңа күрә инде хәзер Татарстан юристлары, Аксеновның Украинада җинаятьче дип игълан ителүен белә торып, нинди документ имзаланганлыгы турында уйлансын. Монда аек фикерле кешеләр Татарстанның үз теләге белән килмәгәнлеген белеп тора.

Аларны шулай ук аңлау кирәк. Русиядә басым булу да онытмау зарур. Алар бит безнең белән дә очрашты. Безнең белән булган очрашуда алар “Әйдә, Русиягә кушылыгыз, булмаса тегендә күчегез, без сезгә менә моны тәкъдим итәбез” дигән кебек сүз күтәрмәде. Алар бары тик бер генә әйберне белдерде: “Кырымтатарлары һәм шулай ук Кырымның киләчәк язмышы ничек кенә булмасын без сезнең белән җылы һәм дуслык мөнәсәбәтләрен саклап калырга теләр идек”, дип әйттеләр.

Безне бу сүзләр бер яктан шатландыра да, без алар килгәнгә канәгать тә. Алар ачыктан-ачык безгә теләктәш булуларын да күрсәттеләр. Бөек геополитиклар киләчәктә Кырымның кем белән булуын хәл итәчәк. Ул Украина белән булырмы, әллә Русия беләнме?

Кырым һичшиксез Украина эчендә булачак дигән ышанычым бар. Кырым Украина дәүләтенең аерып алгысыз бер өлеше. Без һичшиксез Украинаның яңа җитәкчелеге белән бергә Европа берлегенең бер өлеше булачакбыз һәм НАТОга керәчәкбез. НАТО безнең өчен иминлек таянычы булачак. НАТО алга таба беркайчан да Русиянең кыргыйларча гамәлләрен кабатлауга юл куймаячак. Русия 27 февральдә Кырымны гына түгел, ә Көнчыгыш Украинаны да басып алуга кереште. Бу Путинның иң зур ялгышы булды.

– Бөтен кырымтатарлар да евроинтеграцияне хуплыймы соң?

– Мин бөтенесе дә дип әйтә алам. Төрле иҗтимагый оешмалардагы безнең оппонентлар да, кайбер җәмәгать эшлекләре Русия белән яхшырак булмас микән дисә дә, Мәҗлеснең һәм кырымтатар халкының евроинтеграция курсын хуплавын күңелләре белән аңлый. Безне тизрәк Европа Берлегенә әгъза итеп алсалар бигрәк тә яхшы булыр иде. Халыкыбыз Кырымтатар мәҗлесенең дөрес сәясәт алып барганлыгын аңлый.
XS
SM
MD
LG