Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннәтулла Биләлетдинов “Ак Барс”ка кайткан


Русия хоккей җыелма такымының элекке тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов Казанга кайткан. Ул “Ак Барс”ның вице-президенты һәм баш менеджеры итеп билгеләнгән.

Биләлетдинов сүзләренчә, ул Татарстанга шатланып кайткан.

“Мәскәү мине аз кызыксындыра иде, әмма хоккей җыелма такымына билгеләү ул чакта Русия премьеры булган Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәсендә хәл ителде. Мин каршы килә алмый идем”, диде ул.
XS
SM
MD
LG