Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хастаханәсенә бер айга җитәрлек кирәк-ярак алып куярга кушылган


Табиблар Киевта Мәйданда каршылык чарасында яраланучыларга ярдәм күрсәтә. Анда 90ннан артык кеше үлде, йөзләрчәсе яраланды
Табиблар Киевта Мәйданда каршылык чарасында яраланучыларга ярдәм күрсәтә. Анда 90ннан артык кеше үлде, йөзләрчәсе яраланды

Кырым хастаханәләренә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракны истә тотып бер айга җитәрлек медицина кирәк-яракларын алып куярга кушылган. Акчаны Русия бирәчәк.

Кырымның Белогорски районы хастаханәсендә сәламәтлек саклау министрлыгы белән онлайн җыелыш узган һәм анда табиблардан бер айга никадәр медицина кирәк-яраклары, энергия, азык-төлек кирәк булачагы соралган. Анда катнашкан табиплар әйтүенчә, моны гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка әзерлек дип аңлатканнар.

Хастаханәдә бер айлык кирәк-ярак булмавы җиткерелгәч, Кырым сәламәтлек саклау министрлыгы бер көн эчендә кирәк булган әйберләр исемлеген төзәргә кушкан.

Әлеге әйберләрне алу өчен хастаханәнең акчасы булмавы әйтелгәч, министрлык түрәләре акчаны Русия бирәчәген белдерткән.

Бүген Кырым югары радасы Русиягә кушылу карары кабул итте һәм 30 мартка билгеләнгән Кырым статусы турындагы референдумны 16 мартка күчерде. Әлеге карардан соң Кырымтатар мәҗлесе җитәкчесе Рифат Чубаров референдумны бойкот итәчәкләрен белдерде.

Кырымда катлаулана барган вазгыятькә караганда, Мәскәү барысын да алдан исәпләп эш итә дигән хис туа. Русиянең Кырым хастаханәләренә акча күчерүергә әзер торуы табибларны киресенчә борчуга салган.
XS
SM
MD
LG