Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес референдумны бойкотларга чакыра


Кырымтатарлар Русиягә кушылу карарын һәм референдумны танымый
please wait

No media source currently available

0:00 0:17:01 0:00

Кырымтатарлар Русиягә кушылу карарын һәм референдумны танымый

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырым хакимияте уздырырга җыенган референдумны бойкотларга һәм Кырымга халыкара тынычлык саклаучыларны кертергә чакырды.

6 мартта Акмәчеттә узган матбугат очрашуында Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров кырымтатарларның Кырымның статусы турында 16 мартка билгеләнгән референдумның нәтиҗәләрен танымаячагын әйтте.

Мәҗлес Кырымның Сергей Аксенов җитәкчелегендәге яңа хакимиятен танымый. Алдагы көннәрдә Мәҗлес халык арасында бу референдумның нәрсәгә китерә алуын аңлату эшләрен алып барачак.

Яңа хакимиятнең тактикасы

Украин хәрби бүлекләренә "самооборона сакчылары" җибәрелә. Алар җирле халык белән низагка керә, провокацияләргә җирлек тудыра. Аларга ярдәмгә гаскәрләр килеп җитә.

"Референдум игълан иткән кешеләрнең аны булдыру механизмлары да уйланган. Халыкны тыныч булырга чакырабыз. Бу низагны чишүгә үз өлешен кертә алган көчләрдән ярдәм сорыйбыз. Кырым тирәсендәге киеренкелекне халыкара оешмалар, Русия һәм Украина дәүләтләре чишә ала" диде Чубаров.

"Кырымтатар мәҗлесе Кырым статусын билгеләүче “референдум” дигән чараны уздыруга кискен каршы. Бу турыда карарны без кичә Мәҗлес утырышында кабул иттек. Референдумның 30 марттан 16сына күчереләчәген әле белмәгән идек. Урамнарда гаскәрләр торганда, хокукый башбаштаклык хөкем сөргәндә Кырымда вазгыятьне тагын да тотрыксызландыру өчен референдум оештырыла. Бу уңайдан Мәҗлес әлеге референдумны танымый һәм Кырым халкына, монда яшәүче барлык милләт вәкилләренә референдумга әзерлеккә һәм тавыш бирүгә катнашмаска чакыра" диде Мәҗлес рәисе.

Референдум механизмнары

Рифат Чубаров референдумның ничек үтәчәген дә аңлатты.

"Район һәм авыл шураларына референдумга әзерлек өчен комиссияләр төзергә кушылган. Аларда кимендә 30% кырымтатары булсын, дигән күрсәтмә бар. Бу исемлекләрне җирле хакимият башлыклары төзи. Референдумда фальсификация шуннан башлана. Исемлекләр төзелә, ул исемлекләрне беркем дә күрә алмаячак. Читтән килүчеләр бүгеннән үк куыла. Кырым туры мәгънәдә ябылып куелачак. Бер төркем кешеләр гаскәрләр ярдәмендә ни тели шуны эшләячәк".

Мәҗлес Кырымга халыкара тынычлык саклаучыларны кертергә чакыра

Бу уңайдан Мәҗлес халыкара җәмәгатчелеккә мөрәҗәгать әзерләгән.

Чубаров Кырымга халыкара тынычлык сакчылары кертергә чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00
"БМО, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, Европа Берлеге илләренең парламентлары һәм җитәкчелеренә, Европа шурасына мөрәҗәгать итәбез. Вазгыять контрольдән чыгачагын сизеп Кырымда тыныч халыкка каршы көч куллануны булдырмас өчен ашыгыч рәвештә БМО гаскәрләре кертү мөмкинлеге турында сөйләшүегезне көтәбез", диде Чубаров.

Кырымтатарлар язмышы өчен борчылу

"Арабызда сөргеннән кайткан милләттәшләребез бар. Бу милли фаҗигага быел 70 ел. XX гасырда безне халыкара җәмәгатчелек коткарып кала алмады. XXI гасырда бу кабатланырга тиеш түгел. Провокация куркынычы бик зур".
XS
SM
MD
LG