Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:50

Референдум карары кворумсыз кабул ителгән


6 мартта Кырым югары шурасы бинасы алдына тезелгән казаклар

6 мартта Кырым югары шурасы бинасы алдына тезелгән казаклар

6 мартта Кырымның югары шурасы Русия федерациясенә кушылу турында карар кабул итте. Кырым парламенты вәкиле Леонид Пилунский бу карар кабул ителгәндә кворум булмавын, депутатлар урынына чит кешеләрне кертеп утыртуларын сөйләде.

"Корылтай–Рух" фракциясе җитәкчесе урынбасары депутат Леонид Пилунский референдум карары кабул ителгән көнне утырышта катнашмаган. Ул бу утырышта кворум булмаган дип саный. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

Сез шура утырышында ник катнашмадыгыз?

– Мине анда беркем кертми. Анда бина уратып алынган. Мин белмәгән кешеләр бик күп. Алар Кубань казаклары дип әйтәләр, әмма белмим, алар микән. Анда ни булганы билгесез. Кворум булмаган дип әйтәләр. Барлык кабул ителгән карарлар язгы шизофрениягә ошаган, чөнки инде “без Русиядә” дип белдергәч, ни өчен референдум уздыру турындагы икенче пунктны кертергә кирәк иде. Әгәр без Русиядә булсак, ни өчен ашыгырга кирәк.

Алар Украина канун чыгару өлкәсендә бернинди референдумнар булмаганын яхшы аңлый. Украиннар һәм кырымтаталары беркайчан да бу карар белән килешмәячәк.

Леонид Пилунский

Леонид Пилунский

Кичә Татарстан президентын китерделәр һәм ул көне буе сөйләшүләр алып барды. Кырымтатарларына алтын таулар вәгъдә итте. Кем аңа 23 ел буе мәчетләр төзүдә һәм башка өлкәдә ярдәм итүдә комачаулаган? Кинәт кенә пәйда булдылар да әллә ниләр вәгъдә итә башладылар. Алар кырымтатарларын сатып алмакчы. Ә кырымтатарларының хәтере бик яхшы һәм ничек алар элек булган хәлләрдән соң “Без Русияне яратабыз” дип Кремль артыннан китәргә риза булсын. Бу бит акылга сыймаслык хәл. Кырымтатар халкы сөргенлектәге 50 елдан соң әле өйләренә кайта гына башлады һәм алар Русия артыннан бармаячак.

Боларның барысын да 1993-1994 елда инде үттек кебек. 1995 елда Кырымда президент посты бетерелеп Мешков Мәскәүгә качты. Без шушы адымнарны тагын кабатлыйбыз. Русия акчасына, Мәскәү вакытына күчү турында сүзләр китте.

Шуңа да карамастан ниндидер шүрләү инде юк, бу бит 1938 ел түгел. Хәзер инде башка замана. Барлык дөнья агрессор Путинны белә. Матбугат очрашуында ул әллә ниләр әйтеп бетерде.

Форбс аны иң тәэсирле шәхес дип атагач аның башы әйләнеп киткәндер. Абхазиядә килеп чыкты, монда да килеп чыгар дип уйлыйдыр.

Аларның ашыгуы нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз? Бу нәрсәдәндер куркумы яки киресенчә, беркем алдында да җавап тотарга туры килмәячәген белүме?

– Икесе дә. Путинның бит идеясы – Советлар берлеген кайтару. Империяне өченче тапкыр кайтару – шизофрения.

Югары рада депутатлары арасында сезнеңчә уйлаучылар күпчелекме?

– Белмим. Хәзер 9-10 кешенең Кырымда булмавын беләм. Кемдер Төркиягә качкан, кемдер Канарда, Мисырда ял итә. Мин утырышка бармадым һәм тагын минем кебек алты кешене беләм. Алар белән сөйләштем. Безнең фракциядән биш кешенең дүртесе бармады, берсе “Төбәкләр фиркасе”нә күчте, әмма аның тавыш бирүендә шикләнәм, чөнки кырымтатарлары яклы булуын әйткән иде.

Референдум турында карар кабул иткәндә аларның кворум булмаганын беләм, чөнки мин Русия журналистлары тарафыннан ясалган фотоларны күрдем. Анда күргән өч кеше – алар депутат түгелләр. Бу махсус китерелгән кешеләр. Алар тавыш биреп утыра.

Аннары кемнәр тавыш биргәне әйтелми. Без ул кешеләрне белергә хаклы. Шуңа бу Кремльдәге "дәү абыйның" Кырымдагы кечкенә кешеләр белән уены гына.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG