Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хөкүмәтен "Гоблин" кушаматлы премьер җитәкли


Сергей Аксенов (с) һәм Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә очрашканнан соң журналистлар сорауларына җавап бирә. 5 март 2014
Сергей Аксенов (с) һәм Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә очрашканнан соң журналистлар сорауларына җавап бирә. 5 март 2014

Татарстан белән килешү имзалаган Кырымның яңа хөкүмәтен элек җинаятьчел төркем башлыгы булган "диңгез буендагы бәдрәфләр хуҗасы", кырымтатар торакларын җимерүчеләр лидеры җитәкли.

Кырымның премьер-министры итеп 27 февральдә Сергей Аксенов сайланды. Залда барлыгы 47 депутат һәм кораллы кешеләр генә булган. Азатлыкның урыс редакциясе "Русское единство" җитәкчесе Аксеновны белгән, чыгышы белән Кырымнан булган Югары рада депутаты Андрей Сенченко белән сөйләште.

1990нчы елларда Аксенов җинаятьчел төркем бригадиры булган, милиция һәм криминал дөньяда аның кушаматы "Гоблин" иде, дип искә ала депутат.

– Бу өч сүзне бер җөмләгә тезә алмаган кеше 2009 елда берничә тапкыр Мәскәүгә барып киңәшләшкәннән соң "Русское единство" оешмасы җитәкчесе булды. Күрәсең, ул оешма аннан финанслана. Шуңа күрә аңа мондагы хакимиятне җитәкләргә кушылган булырга мөмкин.

– Кырымдагы сценарий әле Мәйдандагы хәлләргә кадәр әзер булган дип фаразлыйсызмы?

– Украинада тотрыксызлык булдыру өчен Кырым картасы алдан уйланылгандыр, дип уйлыйм. 20 ел элек булган хәлләрне, Кырымда Мешковны президент итеп сайлауны искә төшерсәгез – хәзер дә шул хәлләрнең 90% кабатлануын күрәбез. Бары тик хәзер Русия үз гаскәрен ваемсыз рәвештә кертеп утыртты. Ул чакта исә диңгез көчләре бер иде, шуңа күрә низаг тыныч тәмамланды. Төрле сценарийлар һәрвакыт әзер була, әмма Майдандагы хәлләрдән соң аларга төгәллек керде.

– Күпләр хәзер Кырымдагы хәлләрне Абхазия белән чагыштыра. Чагыштырып буламы?

​– Аллага шөкер, әлегә юк, әмма шуңа таба бара. Аксенов һәм Константинов (Кырым Югары шурасы рәисе) артында торучылар өчен бу яхшы вариант булыр иде.

– Җинаятьләрдә гаепләнгән кешеләр дә акланачак…

– Константинов икътисади җинаятьләрдә шикләнелсә, Аксеновны кешеләрне үтерүдә гаепләргә дәлилләр бар.

– Бу эшләр тикшерелгәнме?

– Кырымда, кызганычка, күп кенә җинаятьчел авторитетка җәзасыз калырга мөмкинлекләр тудырылды. Күп эш тикшерелмәде. Хакимият алмашынып тора, һәрберсе үзе артыннан чистартып китә. Кануннар үтәлсә - Аксеновның урыны төрмәдә, дип әйтә алам.

* * * *

Украинаның Кырымда урнашкан хәрби көчләре Аксенов хакимиятенә буйсынудан баш тарткан. Бу хакта Азатлыкка Украина Хәрби диңгез көчләре башлыгы Сергей Гайдук белдерде.

"Сергей Аксенов - бандитлар башлыгы, аның кушаматы "Гоблин", элек Кырымның көньяк яры буенда түләүле бәдрәфләр тоткан. Өч үтерүдә гаепләнгән, әмма бу эшләр тикшерелмичә туктатылган. Хәрбиләрнең яңа хакимияткә мөнәсәбәте болай да шикле, бандитка исә алай бөтенләй бирелмәячәк, намусыңны югалту дигән сүз бит бу", диде Гайдук.

Татарстан белән килешү төзегән хәзерге Кырым премьеры Сергей Аксенов җитәкчелегендәге "Русское единство" 2013 елда Молодежное бистәсендә бер төн эчендә кырымтатарларның бер йөзләп вакытлы торагын җимереп чыккан өчен дә тәнкыйтьләнгән иде.
XS
SM
MD
LG