Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы Кырымда канкоеш мөмкинлеге турында чаң кага


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар югары комиссионеры Астрид Торс
Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар югары комиссионеры Астрид Торс
Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар югары комиссионеры Астрид Торс Кырымдагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтканнан соң анда көч кулланылу мөмкинлеге турында һәм аның кырымтатарларга, украиннарга никадәр куркыныч булачагы турында чаң кагарга теләвен белдерде.

Аның әйтүенчә, Кырымның киләчәк статусы турында карарны ашыктыру аркасында ярымутраудагы төрле төркемнәр арасындагы каршылыклар һәм киеренкелек арта бара. Торс Кырым язмышы турында күпчелекне тәшкил итүче урыслар белән килешмәгән кырымтатарларга һәм украиннарга һөҗүмнәр булу мөмкинлеге турында кисәтә. Коралланган билгесез кешеләр тулган ярымутрауда ниндидер билгесез кешеләр кырымтатар гаиләләре яшәгән йортларның ишекләренә төнлә тамгалар ясап чыккан иде. Ул йортларда яшәүчеләр каршылык кискенләшкән очракта үз йортларына һөҗүмнәр булудан курка. Торс андый куркынычның арта баруын белдерде.

"Мин Кырым ярымутравын контрольгә алган хакимиятләрнең иминлек һәм кеше хокукларын, шул исәптән азчылыклар хокукларын, анда яшәгүче һәркемне, урысмы, украинмы, кырымтатармы яки башка халыкмы -- барысын да сакларга тиешлекләре турында искәртергә телим", диде Торс.

Торс әйүенчә, Кырымда канкоенш башлану куркынычы шактый зур, Кырым статусы, телләр мәсьәләсе яки милли азчылыклар сәясәте барлык тарафлар катнашында һәм халыкара кануннар кысаларында каралырга тиеш.
XS
SM
MD
LG