Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Кырым спикеры референдумга Русия күзәтүчеләрен чакырырга вәгъдә итте

Russia -- Head of the Russian Federation Council Valentina Matviyenko (R) greets head of the delegation and speaker of the Crimean parliament Vladimir Konstantinov during a meeting at the Federation Council headquarters in central Moscow, March 7, 2014

Кырым югары шурасы рәисе Владимир Константинов республиканың Русия һәм башка илләр күзәтүчеләре катнашында чиста һәм ачык референдум уздырачагын әйтте.

«Читтән күзәтүчеләр чакырырга оялмаска кирәк, беренче чиратта Русиядән. Без Русия күзәтүчеләре тәҗрибәсенә ышанабыз, ә алар үз хезмәттәшләрен чыкырсын. Ышынмаучыларны чакырмаска кирәк, чөнки нәрсә генә эшләсәк тә барыбер начар булачак», диде ул Матвиенко белән очрашуда.

Константинов референдум нәтиҗәсендә, Кырым халкы Русиягә кушылу карарын яклаячагына өметләнүен әйтте.

XS
SM
MD
LG