Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Ана теле" бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде


Гран-при иясен котлау
Гран-при иясен котлау

6 мартта Уфада югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре талипларының VI "Ана теле-2014" бөтенрусия бәйгесе тәмамланды. Ярышмада җәмгысе 12 талип катнашты.

Быелгы “Ана теле-2014” ярышмасы күренекле татар галиме, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовка багышлана. Тиздән 90 яшьлек юбилеен билгеләүче милләттәшебезгә хөрмәт күрсәтү дәлиле бу. Бәйгене ябу тантанасына Суфиян ага үзе дә чакырулы.

Жюри әгъзалары эш өстендә
Жюри әгъзалары эш өстендә
Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы оештырган бу бәйгедә, Башкортстан югары уку йортлары талиплары белән бергә Казан, Чаллы, Алабуга, Мәскәү шәһәрләреннән килгән яшьләр дә катнашып көч сынашты. Әлеге проектның “кендек анасы”, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Раушания Гәрәева әйтүенчә, быелгы конкурс үз географиясен тагын да киңәйткән. Узган елларда катнаша алмаган төбәкләр студентлары да килгән. Талиплар бу бәйгедә, укытучылык осталыгына сынау тоту белән бергә, төрле сәләтләрен дә күрсәтә: җырлый, бии, сәнгатьле итеп шигырьләр һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләр сөйли. Бәйге биш өлештән тора, бу исә талипларның әзерлеген төрле яклап тикшерү мөмкинлеген бирә.

Бергәләп фотога төшү
Бергәләп фотога төшү
Ярышмада җәмгысе 12 талип катнашты. Алар Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназияләрендә ачык дәресләр үткәрде, үзләре белән таныштыру сынауларын тотты. Әйе, “Ана теле” бәйгесенең йомгаклау өлешенә иң сәләтле талиплар сайлап алынган. Жюри тарафыннан аларның белем дәрәҗәләре, дәрес алып бару осталыгы гына түгел, ә җыр-моңга, музыка коралларында уйнауга һәм сәнгатьле сөйләүгә маһирлыгы да бәяләнә.

Бәйгегә йомгаклар ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 март көнне Башкортстан дәүләт педагогия университетында оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов сүзләренчә, быелгы бәйгедә катнашучы талиплар һәрьяклап талантлы. Үз һөнәрләренә мөкиббән киткән чын мөгаллимнәр булачакларын раслады алар, ди Илшат әфәнде.

Илшат Насипов сөйли
Илшат Насипов сөйли
Төрле шәһәрләрдән җыелган яшьләр татар бүлекләрендә укырга аларны ана телебезгә булган сөю алып килүен әйтә. “Ана теле” бәйгесе барышын Уфаның югары уку йортлары талиплары да карый һәм үзләренә дә шактый файдалы мәгълүматлар ала. Киләсе бәйгеләрдә аларның да кайберләре үз көчләрен сынап карар, мөгаен.

Бәйге булгач җиңүчеләр дә була. Татар теленең киләчәге өчен җан атучылар арасында гран-прига Казан федераль университеты талибәсе Лилия Якупова лаек дип танылды. Шулай ук беренче урында - бер, икенче урында ике талип һәм өченче урында өчәү бүләкләнде. Бәйгечеләр төрле номинацияләрдә дә билгеләнә һәм истәлекле бүләкләр ала. Бәйге барышында уздырылган һәммә чаралар оешкан төстә үтте. Ана телебезгә булган зур хөрмәт тантанасы иде бу. Ә инде Башкортстанда үз телләрен саклауда үзенчәлекле һәм кыен хәлгә куелган татарлар өчен аеруча мөһим мондый ана теле бәйрәмнәре.

Бәйгедә тамашачылар да күп иде
Бәйгедә тамашачылар да күп иде
Соңгы елларда республикада татар мәктәпләре саны кимегәннән-кими, аларның күпчелеге башкортча укытуга күчерелә. Югары уку йортларындагы татар теле бүлекләренә укырга керүчеләр дә шул сәбәпле бетүгә бара. Кемнең инде киләчәктә күрәләтә эшсез йөрү өчен татар бүлекләренә кереп 5 ел вакытын заяга үткәрәсе килсен. Шулай да татар кызлары һәм егетләре арасында ана телебездән йөз чөермәгән батырлар бар әле. Быелгы ярышмада ике егетнең дә катнашуы һәм сокландыргыч уңышларга ирешүе шулай ук шатлыклы күренеш.
XS
SM
MD
LG