Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Бахчасарай татарлары Русиягә кушылуга каршы, референдумга бармаячаклар


Бахчасарай кырымтатарлары җомга намазыннан соң мәчет янында фикер алыша. 7 март 2014

Бахчасарай кырымтатарлары җомга намазыннан соң мәчет янында фикер алыша. 7 март 2014

Бахчасарайда яшәүче кырымтатарларның көннән-көн хәвефләре арта. Алар Кырым Югары Радасының Русиягә кушылу карарына да, референдумга да каршы. Бу шәһәрдә яшәүче руслар арасында да Украинаның бөтенлеген яклаучылар бар. Шәһәр җитәкчелеге ял алып җаваплылыктан качкан.

Азатлык хәбәрчеләре җомга көнне Бахчасарайга, бер көн элек һөҗүм булган Сүин бәй йортына юл тотты. Бу йорт шәһәрнең алтынчы бистәсенә урнашкан. Бистәдә ике генә рус гаиләсе яши, калганнары барсы да татарлар. Бу бистә тау битенә салынган авыл кебек, үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. Мәчетләре бар. Йортлар барсы да илләренә кайтырга рөхсәт бирелгәннән соң салынган.

Сүин бәйнең өе бистә читендәрәк урнашкан, урман ерак түгел. Һөҗүм итүчеләрнең ул нәкъ шул урманга таба качып китүләрен әйтә. Киткән вакытта бу 25-30 яшьлек нык бәдәнле, ак чырайлы, озын буйлы кешеләр бер-берсенә русча нәрсәдер дип кычкырган да. Алар славяннар иде, дип өздереп әйтә Сүин бәй.

Җәмәгате белән икесе төшке ашка кайткан вакытта өйләрендә ят кешеләрнең булуын шәйләп алалар, чөнки тәрәзләрнең берсе ватылган була. Сүин бәй кулына балта алып өенә килеп керүгә үк аңа пистолет териләр. Бу арада җәмәгате кычкырып бистә халкын ярдәмгә чакыра балый. Һөҗүм итүчеләр эшнең зур шау-шу тудырачагын аңлап качу ягын карый башлыйлар. Тиз генә тәрәзәдән сикереп чыгалар, ике метрлы койманы җиңел генә сикереп узалар.

“Таларга кергән булырга мөмкиннәр, әмма шулай да низаг чыгару максаты белән дә булырга мөмкин. Чөнки өйнең асты-өскә китерелгән иде”, ди Сүин бәй. Ул шәһәрдә аңа дошман булырдай кешеләрнең булмавын да белдерде. Милиция килеп тикшерү эше башлаган, әлегә җинаять эше ачмаган.

Сүин бәйләр бер тәүлек өйләрен җыештырып тәртипкә китергәннәр инде. Керештә ватылган әйберләр салынган капчык, ишек алдында каерылган тәрәзнең тышкы каты гына аунап ята. Аның сүзләренчә, бу хәл шунда ук бистә халкын аякка бастырган. Ун минут эчендә күпләгән кеше җыелган.


Бу бистәдә яшәүчеләр әйтүенчә, Кырымда хәлләр катлауланганнан бирле сәер күренешләр күзәтелә. Нинидер таныш булмаган, моңа кадәр беркайчан да күренмәгән кешеләр узып китә, машиналар белән килеп йортларны фотога төшереп йөрүчеләрне дә күргәннәр алар. Сүин бәйләрдәге кебек хәл бу бистәдә моңа кадәр беркайчан да күзәтелмәгән булган.

“Без бистәбезне сакларга урамнарга чыгабыз. Бер тәүлек берәүләр кизү торса, икенче тәүлектә башкалар чыга. Моны халык үзе җыелып хәл итте”, дип сөйләде Азатлыкка 47 яшьлек Ленур әфәнде.

Ул Кырым Радасы карарына – референдум үткәрүгә кискен каршы. “Бөтен кырымтатарлар да моңа каршы. Без Украинаның бөтенлеге өчен. Кырымда яңа хөкүмәт легитим түгел. Чын хакимият Украинада төзелә”, дип тә өстәде.

Руслан да алтынчы бистәдә яши. Бу яңа хакимият татар халкын бар дип тә белми ди ул. “Мин референдумга каршы. Безне санламыйлар. Референдум үткәрү кирәкме-юкмы дип сорап та тормадылар. Бөтен кырымтатар халкы моңа каршы. Без Абхазияне, Осетия белән ни булганны күрдек инде. Русия безне дә үз кулына төшерер дип уйлыйм. Ни булыр, репрессияләрме? Без боларның барсын да күрдек инде”, ди Руслан.


Сабри ага Ибраһимга 81 яшь. Илдән сөрелүне дә, сөргеннән ватанына кайтып урнашу авырлыкларын да үз башыннан кичергән. Колагы начар ишеткәнгә телевизор карамый, радио тыңламый. Бөтен яңалыкларны кырымтатарларны рус телендә чыгучы “Голос Крыма”дан укуын әйтә.


“Гомум хәлебез хәзер безнең бик авыр. Безнең милләт башына килгән авырлыклар башка бер милләтнекенә дә төшмәде. Безне ватаннан сөрделәр. Инде хәзер реабилитацияләүне үткәрергә теләмиләр. Без шулай итеп мәңгелеккә сатлык җаннар булып калырга тиеш мени?”, ди аксакал.

Кырым Югары Радасының соңгы карарларына килгәндә, ул Русиянең гасырлар буе килгән изүенең дәвамы буларак атады.

“Русиянең йөзләгән хәйләкәр түрәләре монда Русияне таркатырга, урыс итеге астына тыгарга, Кырымны үзенеке итәргә тели. Нигә Кырымны Украина гаскәрләре түгел, ә Русия гаскәрләре чорнап алды? Ни хаклары бар аның? Монда хәзер йодрык, корал һәм итек үкчәсе хакимлек итә. Алар безнең хакта без чит җирдә торган кебек уйлый. Шулай итеп мин үз ватанымда хәзер беркем дә түгел”, диде Сабри ага.

Севил ханым да кырымтатарларның киләчәге өчен борчыла. “Балаларыбызның киләчәге имин генә була күрсен иде”, диде ул.

Бер караганда Бахчасарайның үзәк урамнарында да бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Урамнарда машиналар, кибетләр эшли, кешеләр каядыр ашыга. Әмма бөтен җирдә дә күңел төшенкелеге сизелеп тора.

Референдум, Кырымның Русиягә кушылу-кушылмау мәсьәләсендә кешеләр ачык түгел, тел яшерәләр. Шулай да кайбер рус кешеләре Русиягә кушылсак яхшырак булыр иде дип әйтә. Янәсе Украинада булганга дару рецептларын Украинча язалар, өлкәннәр аны укый белми. Халык арасында бу катлаулы вазгыятьтә Кырым Украина белән булырга тиеш диючеләр дә, әлегә анык фикергә килмәгәннәр дә бар.

“Безнең Украинада инкыйлабны ашыгып ясадылар. Хәзер бөтенесе юрганны үзенә тартып калырга ашыга. Русия эчендә Татарстан республикасы бар. Мин Русия эчендә кырымтатар автономиясе булса начар булмас иде дип уйлыйм. Шулай да Украинаның бөтенлегенә килгәндә аны таркатырга теләү шулай ук яхшы түгел. Әгәр сорау куелса, мин үзем Кырымның Украинада калуы һәм нык автономия өчен тавыш бирер идем. Әмма хәзер миннән бернәсә дә тормый шул”, диде бер рус кешесе.

Бахчасарай Кырым башкаласы Акмәчеттән 30 чакрым ераклыкка урнашкан. Бахчасарайга кергәндә үк шәһәр шурасы һәм хакимияте бинасы урнашкан. Аның түбәсендә Украина һәм Кырым автономиясе әләмнәре җилферди. Акмәчеттәге кебек Русия әләме эленмәгән.

Шәһәр башлыгы урынбасары Али Абдуллаев Азатлыкка шәһәр шурасының инде референдумга әзерләнә башлавын әйтте. “Белмим ничек үтәр ул, вакыт бик аз бит”, ди Абдуллаев. Кырымтатарларның бертавыштан диярлек референдумга бойкот белдерүенә килгәндә ул “бу халыкның үз карары, моңа карата нидер әйтү урынсыз”, диде. Бахчасарай районында ул 25 меңләп кырымтатар яшәвен әйтте.


Абдуллаев сүзләренчә, шәһәр башлыгы “Рус берлеге” вәкиле. “Ул мөгаен референдум үтми торып бинага Русия әләме куймый торырга уйлаган күрәсең. Ә мин үзем ни генә булмасын Кырым Украинаның бер өлеше дип саныйм, җирләрне бүлү бик куркыныч әйбер”, ди урынбасар. Аның әйтүенчә, хәзер хакимияттә эшләүчеләр кайсы кая, кайсы ялга китеп беткән.

Бахчасарайга керә торган җирдә үзләрен “халык дружинасы” дип атаучылар тора. Аларның автобуслары куелган. Провокацияләрдән саклыйбыз дип белдерделәр Азатлыкка. Кемнән саклыйсыз соң дигән сорауга җитәкчеләренең берсе: “Журналистлардан башлап теләсә кем провокация ясый ала”, диде. Кырымның яңа куелган премьер-министры Сергей Аксеновны бу “самооборона” төркеме безнең главнокомандующий ул дип белдерде.

XS
SM
MD
LG