Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:13

"Азатлык" хәбәрчесе Тольяттидагы "Туган тел" оешмасы милләтпәрвәре Тәнзилә ханым Хәйруллина белән сөйләште.

Чирек гасыр элек Самарда "Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыяте оешты. Оешма Сабантуйларын, Нәүрүзне, “Уйнагыз гармуннар”ны, Сөмбеләне, Балалар фестивален һәм башка чараларны сәхнәләргә кайтарды. Шул ук вакытта өлкәбездәге милли активистлар белән дә элемтәгә кереп, төбәкләрдә татар җәмгыятьләрен оештыруга көч куйды. Тольяттида да "Туган тел" оешмасы барлыкка килде. Автоваз каласында татар рухын торгызуда йөзләгән ир вә хатын җиң сызганып эшләделәр. Бүген шул активистларның берсе - Тәнзилә ханым Хәйруллина белән әңгәмә тотабыз.

– Сүзне ерактан башлыйк әле. Чирек гасыр элек Тольятти милли хәрәкәтенә ничек килеп кердегез һәм кемнәр белән эшләдегез?

– Тольятти шәһәренә мин Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылыннан күчеп килдем. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, мине шул якларга җибәргәннәр иде. Авыл җирендә туып-үскәнгәдер инде, шәһәр тормышына ияләшүе авыр булды. Эзләнүләрем нәкъ шул чорда Тольятти шәһәрендә оешып килгән татар-башкорт җәмгыяте "Туган тел"гә китерде". Туган тел"нең беренче җитәкчесе Исмәгыйль абый Әминев белән шунда таныштык. Шул вакыттагы активистларның туган телебезне, мәдәниятебезне, башка милләтләрдә очрамаган искиткеч гореф-гадәтләребезне ихлас яратуларын, эчкерсезлек, ярдәмчел сыйфатларын сагынып искә алам. Милләттәшләремдә булган шушы күп кенә матур әхлак нормаларын үземдә дә тәрбияләргә тырыштым.

– Үзегез белән эшләгән активистларның нинди сыйфатларын сагынып искә аласыз? Мәгариф өлкәсендә нинди уңышларга ирештегез?

– Мәгариф өлкәсендә эшләвем турында шуны әйтәсем килә: теләгән кешеләргә туган телебезне өйрәтү йөзеннән туган телебезне саклап калуга бераз гына булса да үз өлешемне керттем дип әйтә алам. Шәһәребезнең берничә мәктәбендә, "Олимпия" прогимназиясендә татар балалары өчен татар теле дәресләре оештырдык. Төрле бәйрәмнәр оештыра идек.

– Кайчан дин юлына кереп киттегез?

– Дин юлына кереп китү ул бала чактан ук тәрбияләнгәндер инде. Әби-бабайларым ике яктан да диндар кешеләр булдылар. Бабайлар Коръән укыганны бик яратып тыңлап үстем. Шуны тыңлаганда аңлатып бирә алмаслык ниндидер бер ләззәт тоя идем. Мингалим бабаемнан укырга өйрәтүен сорап та карадым, төрле сәбәпләр табып, бабай минем ул теләгемне тормышка ашырырга ярдәм итмәде. Ул вакытта бу эшнең тыелган булуын хәзер генә аңладым. Теләк булса, Аллаһы Тәгалә юлны күрсәтә икән. 1989 елларда намаз укырга өйрәндем, Татарстанның Әлмәт шәһәрендә дини белем алдым. Аллаһының рәхмәте белән хаҗ, гомрә гамәлләрен кылдым.

Исламга килеп керү дип әйтү дөрес булмас иде, без, Аллаһыга шөкер, иман белән туабыз. Ислам - безнең яшәү рәвеше. Мин моны яхшы аңлыйм һәм безне юктан бар итеп, фикерләү сәләте биргән Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен.

– Бүгенге көндә дин белән мәгарифне ничек бергә алып барасыз? Алар бер-берсен көчәйтәләрме?

– Аллаһы юлында булуым минем һәр башлангычымда, һәр эшемдә ярдәм бирә. 2007 елда хаҗ кылганнан соң мин яулык бәйләп, капланып киенеп йөри башладым. Шәһәребез мәктәпләрендә, Выселки урта мәктәбендә мине шул киемнәрем белән кабул иттеләр. Милләттәшләрем тарафыннан ихтирам тоеп яшим.

– Сез чирек гасыр милләткә хезмәт итәсез. Ә җитәкчеләр даими алмашынып тора. Кемне сагынып искә аласыз?

– Җитәкчеләр арасыннан бүгенге көндә сагынып искә алырга калган мәрхүм Исмәгыйль абыйны, 81нче мәктәп мөдире Хәлил Хәйруллинны, 182нче прогимназия мөдире Ләйсән Әхмәдиеваларны сагынып искә алам. Хәлил Хәйруллин белән бүген дә татар халкына хезмәт итәбез. Шунда якшәмбе көннәрендә татар теле, гарәп графикасына, ислам дине нигезләрен ә өйрәнү дәресләре алып барабыз. Мәктәп ашханәсендә корбан бәйрәмнәре үткәрәбез.

– Балаларда динебез исламга тартылу сизеләме? Сез укыткан балаларның ата-аналары намазлыктамы?

– Әлбәттә. Балаларны дин бик кызыксындыра. Мөмкинлек туу белән мин укучыларыма шәригать хөкемнәре турында мәгълүмат бирәм. Мин эшли торган мәктәптә дә (Выселки авылында) балалар һәм укытучылар өчен Корбан мәҗлесе үткәрдек. Анда урыс балалары да катнашты. 11нче сыйныфта укучы татар егете Марат Зәбиров бу бәйрәм тарихы белән таныштырып китте - соңрак татар укытучылары да сораулар бирә башлады. Дин белән, үзебезнең тамырларыбыз белән кызыксыну халык арасында артканнан-арта бара.

– Милли хәрәкәт әйдаманнарыннан үзегезгә нинди ярдәм кирәк?

– Безгә бердәмлек кирәк. Үз мәнфәгатьләребезне бар нәрсәдән өстен кую дөрес түгел. Бердәм булганда телне дә саклап кала алабыз, гореф-гадәтләребез дә онытылмый. Элек мин татар милли-мәдәни мохтариятендә эшләгәндә урыслар арасында безнең халыкның дуслыгына соклануын еш ишетергә туры килә иде.
Һәр кеше бәхетне үзенчә аңлый.

– "Бәхет" төшенчәсенә сез нинди мәгънә саласыз?

– Бүгенге көндә минем өчен бәхет беренче чиратта - саулык - сәламәтлек, икенчедән - яраткан эшем, тәртипле улым, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер туганнарым, кайгы-шатлыгымны уртаклашырлык дусларым, укучыларым, татар җанлы милләттәшләрем. Менә шул санап киткән нәрсәләр минем бәхетемне тәшкил итә.

– Яшәештә кешеләр авыр мизгелләрдә кемгәдер таяналар, кемнәндер киңәш алалар. Сезнең андый кешеләрегез бармы?

– Аллага шөкер, минем тирә -ягымда бары тик яхшы кешеләр генә. Дин дәресләренә йөрүче милләттәшләрем, хезмәттәшләрем белән тормыш биргән сынаулардан чыгу юлларын җиңел табабыз - караңгылык таң алдыннан була бит. Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә.

– Намазларыгыздан соң сез Ходай Тәгаләдән ниләр сорыйсыз?

– Ил-көнебезгә тынычлык, мөселман кардәшләремә сабырлык, күркәм холык, бөтен татар халкына иман байлыгы, җитәкчеләребезнең күңеленә миһербан-шәфкать, гаделлек хисләре, җир йөзендәге барлык халыкка бәхет сорыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG