Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль ялганнары: Кырымдагы Русия хәрбиләре


Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия президенты Владимир Путин һәм Русия кораллы көчләренең хәрби әзерлек идарәсе башлыгы Иван Бувальцев 3 марттагы хәрби күнегүләрдә.
Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия президенты Владимир Путин һәм Русия кораллы көчләренең хәрби әзерлек идарәсе башлыгы Иван Бувальцев 3 марттагы хәрби күнегүләрдә.

Русия киңкүләм мәгълүмат чараларының Украина, Кырым турында ялганны бик яңгыравык итеп итеп кабатлавы нәтиҗә бирә кебек. Күпләр аңа чыннан да ышана башлый. Азатлык ялганны фаш итүче дәлилләрне туплый.

7 март кичендә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның рейтингы кисәк артып китүен "уникаль күренеш" дип атады. Тарихчылар исә мондый хәл Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан үз халкын "алман җирләрен" берләштерү идеясенә рухландырган Адольф Һитлер белән булды бит инде, дип кисәтә.

Ул чорның икенче бер күренекле шәхесе Йозеф Геббельс "Миңа киңкүләм мәгълүмат чараларын бирегез, һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясый алам", дигән.

Геббельстан тагын бер өзек: "Әгәр сез зур ялган әйтсәгез һәм аны кирәгенчә еш кабатлап торсагыз, ахыр чиктә халык аңа ышана башлый. Ялган бары тик дәүләт халыкны ялганның сәяси, икътисади һәм хәрби нәтиҗәләреннән саклый алганга кадәр генә яшәячәк. Шуңа күрә дәүләт өчен үзенең бар көчен башкача фикерләүчеләрне бастыруга юнәлтү – яшәү-үлем мәсьәләсе. Дөреслек – ялганның үлеме дигән сүз, димәк дөреслек дәүләтнең иң зур дошманы булып чыга".

Русиядә киңкүләм мәгълүмат чараларын үз контролендә инде ныклап тотучы дәүләтнең соңгы вакытта медиа аша бер үк нәрсәне еш кабатлавы Геббельс ысуллары кулланылмыймы икән дигән шик уята. Телевизорны кабызган саен Украинадан фашистлар явы килә дигән шомга чумасың.

Хәтта Украинадагы хәлләр турында бик озак көттереп кенә үз фикерен әйткән Владимир Путин да президент авызыннан яңгыравык итеп тагын шул ук сүзләрне кабатлый: "Мы видим разгул неонацистов, националистов, антисемитов, что сейчас происходит в некоторых частях Украины, в частности в Киеве". Тагын бер мәртәбә: "есть и опасность, что, как черт из табакерки, может выскочить какой-нибудь националюга, полуфашиствующий элемент, – а мы видим, что там с повязками народ разгуливает до сих пор по Киеву, напоминающими свастику, - какой-нибудь антисемит".

Путин әйтүенчә, Кырымда кулларына бары тик Русия армиясендә генә булган кайбер коралларны тоткан, Русия хәрбиләре киемендәге кешеләрнең дә Русиягә бернинди катнашы юк – алар Кырымда яшәүче гап-гади "мужиклар", самооборона вәкилләре. Путин (кибетләргә еш йөрүче кеше буларак?) андый киемнәрнең теләсә кайсы кибеттә сатылуын әйтте. Тик нигәдер кырымтатарлар килгәнче кибеттә ул киемнәр (ул кораллар да?) инде сатылып беткән икән.

Кырымдагы журналистлар төшергән фото һәм видео документлар исә анда чынлыкта Русия хәрбиләре кергәнлеген дәлилли. Азатлык хәбәрчесе төшергән бу видеода Белбек һава аланын үз кулларына алучыларның хәрби машинасында 21 саны аның Төньяк Кавказдан китерелгән булуын күрсәтә.

Кырымның Белбек һава аланында Русия хәрби машиналары
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Тагын бер видео.


Шимбә көнне Акмәчеткә килеп кергән 70ләп КамАЗ хәрби машиналарының самооборонаныкы булуына да беркем ышанмый.

Акмәчеткә 70ләп хәрби машина китерелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00
XS
SM
MD
LG