Accessibility links

сишәмбе, 21 февраль 2017, Казан вакыты 19:44

Казан музеенда Азак экспонатлары күрсәтелә


7 мартта Татарстан һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда Алтын Урда чоры истәлекләренә багышланган күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар Ростов өлкәсенең Азов шәһәреннән, Азов тарих-археология һәм палеонтология музей-тыюлыгы фондыннан китерелгән. XIII гасырда шушы җирләрдә Алтын Урданың Азак шәһәре урнашкан булган. Күргәзмәдә әлеге шәһәрдәге цвилизация югарылыгын, аның мәдәниятен, кешеләрнең көнкүреш кулланыштагы әйберләрен күрсәтүче экспонатлар куелган.

​XIV гасырның беренче яртысында бу шәһәр, сәүдә, провинциаль (вилаяти) хакимият үзәге булган, дип сөйләде Азатлыкка галим Дамир Исхаков.

Музей экспонатлары

Музей экспонатлары

“Бу Казанда еш була торган түгел, сирәк була торган күргәзмә. Алып килгән байлыклар Алтын Урдадагы бер провинциянең, ягъни төбәкнең мәдәниятен күрсәтә. Азак шул провинциянең башкаласы булган.

Ул шәһәр тарихи яктан XIII гасырда барлыкка килеп, Кырымнан Сарай шәһәренә бара торган юлның уртасындарак тора, бик әһәмиятле урын һәм ул Мингут Тимур хан заманында үсеп китеп, XIV гасырның беренче яртысында бик чәчәк аткан бер шәһәр, сәүдә һәм провинциаль хакимият үзәге булган. Чөнки Азак вилаятенең бәге шунда яшәгән.

Азакның үзенә килсәк, менә шушы күргәзмәдә күрсәтелгән байлыклар нигезендә күзалларга була, бу чын-чынлап зур шәһәр, шәһәр цивилизациясе булган урын. Чөнки монда күрсәтелгән байлыклар бары тик югары үскән эшкәртүләр нигезендә эшләнелә торганнар. Чүлмәкләр бик күп төрле, күренеп тора бу чүлмәкләр ясалсын өчен булырга тиеш аерым остаханәләр, бу остаханәләр яхшы эшли торган булырга тиеш, болай гына ясап булмый боларны, чөнки чүлмәкләрнең тышкы яклары химик реакцияләр нигезендә капланган, бик матурлар.

Музей экспонатлары

Музей экспонатлары

​Кара диңгез буе шәһәре инде бу, ә Сарай шәһәрендә һәм Идел буйларында, Болгарда, электән калган Болгар йогынтысы бар, монда башкачарак, менә ул яктан караган вакытта, аермалыклар да күренеп тора. Монда Урта, Кара диңгез буендагы эллекке шәһәр цивилизациянең йогынтысы бар. Бу шул яктан безнең өчен кызыклы.

Билгеле, монда хуҗалык итү ысуллары да бик нык күрсәтелгән, хәтта ул вакыттагы шәһәр халкының ял итү юллары, шахматлар бар, табылган шахмат кисәкләре, димәк монда шәһәр халкы шахмат уйнаган, шунда ук сөяк ыргыту буенча сөякләр дә бар.

Заманында ул шәһәр зурлыгы ягыннан, мәсәлән, ул вакыттагы Киевтан зуррак булган, Европа шәһәрләренә тиң шәһәр бу, анда үзенә күрә шәһәр мәдәнияте булган, болар барысы да ачык күренә”, дип сөйләде Азатлыкка Дамир Исхаков. Әлеге күргәзмә Казанда апрельнең 20сенә кадәр дәвам итәчәк.

Музей экспонатлары

Музей экспонатлары

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG