Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәгърифәтче ханымнарга багышланган күргәзмә ачылды


Бубыйлар гаиләсе
Бубыйлар гаиләсе

6 мартта Кол Шәриф мәчетендә урнашкан ислам мәдәнияте музеенда XIX гасыр ахыры XX гасыр башында хатын-кыз мәгърифәтчелегенә багышланган күргәзмә ачылды.

Күргәзмә татар хатын-кызлары мәгърифәтчелегендә алдынгы урынны биләп торучы, ислам дөньясында бердәнбер казый хатын-кыз булган Мөхлисә Бубый тууына 145 ел тулу уңаеннан оештырылды. Анда әлеге чорга караган фотосурәтләр, кулъязмалар, китаплар, документлар күрсәтелә. Фотосурәтләрдә мәчет-мәдрәсәләр биналары, мәгърифәтчелекне таратуда катнашкан шәхесләрнең фоторәсемнәре куелган.

Тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмутова әлеге шәхесләрнең эшчәнлеге, мәгариф өлкәсендәге тырышлыгы татар милләтен башка милләтләрдән артта калдырмас өчен, халыкны гыйлемле итү максатыннан булганын ассызыклады, шулар арасында булган Бубыйлар гаиләсе хакында сөйләп узды.

“Мөхлисә Бубыйның бөтен гомере мәгариф, мәгърифәтчелеккә багышлана. XIX гасыр азагында ук, гомумән, Бубыйлар гаиләсе, милләтне алга җибәрү өчен, милләт башка халыклар арасында да үз урынын тапсын өчен белем кирәк дигән фикерне алга сөрә башлыйлар. Чөнки белемсез, мәгърифәтсез кеше, сукыр белән бер, дип яза үзенең мәкаләләрендә Габдулла Бубый.

Мөхлисә Бубый СССРның Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәте вәкилләре, кунаклары янәшәсендә. Уфа, 1926
Мөхлисә Бубый СССРның Европа өлеше һәм Себер Диния нәзарәте вәкилләре, кунаклары янәшәсендә. Уфа, 1926
Ул юл таба алмый, юл табу өчен киң белем кирәк. Һәм үзеңне генә камилләштерү дә җитми, халкыңны кайгыртырга кирәк. Моның өчен яңа мәктәпләр ачарга кирәк. Дини мәктәпләр кирәк, ләкин дини мәктәпләрдә дини белем алу гына җитми бу дөньяда, дигән фикерне алга сөрәләр алар. Һәм беренчеләрдән булып, үзләренең Иж-бубый авылында, ул вакытта Вятка губернасы, Сарапул өязе, Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы, алар әтиләре һәм әниләренең фатихасы белән үз мәктәпләрен үзгәртә башлыйлар.

Иң беренче итеп, 1895 елда алар Исмәгыль Гаспринский үрнәгендә үз авылларында башлангыч мәктәп булдыралар. Башлангыч белемсез беркайда да барып булмый. Аннары соң мәдрәсәне үзгәртергә тотыналар, аерым фәннәрне кертә башлыйлар, әхлакый фәннәрне.

Фатихә Аитова (үзәктә) белән бәйле фотосурәтләр
Фатихә Аитова (үзәктә) белән бәйле фотосурәтләр
Беренче чиратта шәкерт әхлакка өйрәтергә кирәк, ди алар, аннары соң ул һуманитар фәннәрне, кешелек дөньясында булган һуманитар яңалыкларны халык белергә тиеш. Техник фәннәрне - математика, физика. Шулай берәмтекләп кертеп, алар үзләренең шәкертләрен генә түгел, шәкертләрнең әти-әниләрен дә бу фәннәрнең кирәклегенә өйрәтәләр. Акрынлап, даими рәвештә һәм җиде ел эчендә 1895 елдан 1902 елга кадәр алар Иж-бубыйда тулы бер комплекс булдыралар”, дип сөйләде Альта Мәхмутова.

Татар хатын-кызлары мәгарифенә өлеш кертүчеләр арасында Ләбибә Хөсәинова, Мәһруй Мозаффари, Рабига һәм Сәгадәт Әмирхани, Фатихә Аитова (кызлар өчен Казанда беренче татар гимназиясен ачучы), Мәгубә Рәмеева, Багбостан Мөкминова, Галимәтелбәнәт Биктимирова, Агафуровалар билгеле.
XS
SM
MD
LG