Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар кунакханәсенә ут төртелгән


Кырымның Туак (Рыбачье) авылында кунакханә янып көлгә әйләнгән
Кырымның Туак (Рыбачье) авылында кунакханә янып көлгә әйләнгән

Кырымның Туак (Рыбачье) авылында кунакханә янып көлгә әйләнгән. Аның хуҗасы Эскендер Медҗитов ял йортына ут төртелгән, ди.

Алушта шәһәре янындагы Туак (Рыбачье) авылында диңгез буенда урнашкан ял йорты яндырылды. Аның хуҗасы 30 яшьлек кырымтатары Эскендер Медҗитов 8 мартка каршы төндә сәгать 12дә миңа шалтыраттылар, ял йортың яна, дип хәбәр ителләр, дип сөйләде. Белогорскидан Туакка килгәндә ял йорты янып беткән иде инде. Милиция ут төрткәннәр дип саный.

please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00
йөкләү

Төннә шунда авылдагы күршеләрем шалтыратты, кунакханәң яна, диделәр. Мин шундук юлга чыктым, икедә килеп җиткәндә бөтен корылма янып беткән иде инде.

– Нинди кунакханә иде ул, зурмы?

Кунакханә янында янган машиналар
Кунакханә янында янган машиналар
– Ял өчен барлык уңайлыклары каралган бүлмәләр иде бу кунакханәдә – суыткычлар, телевизорлар, кондиционерлар, чыбыксыз телефоннар, яңа мебель – барысы да көлгә әйләнде. Ике машина да янды – Toyota Camry VW Touareg һәм Toyota Camry, икесе дә яңа иде, дусларымның машиналары, кунакханә янында торалар иде алар.

– Ял итүчеләр юк идеме?

– Юк, кунакханәдә беркем дә юк иде. Мин үзем ул көнне аннан көндезге өчләрдә киттем.

– Милиция нәрсә диде?

– Милиция тирә-якны, күрше ишек алдын тикшергәч анда аяк эзләре тапты. Минем кунакханәнең бер почмагына ниндидер сыекча атылган, эзләр шуңа таба китерә. Шуннан ялкын бинаның ике ягына таралган. Милиция кунакханәгә ут төрткәннәр, диде. 99.9%, диләр.

– Ничә ел эшлисез? Кем ут төрткән булырга мөмкин?

Кунакханә хуҗасы Эскендер Медҗитов
Кунакханә хуҗасы Эскендер Медҗитов
– Мин биш ел эшлим анда, мондый хәлнең булганы юк. Дошманнарым юк минем, күршеләрем – урыслар, украиннар – барысы белән дә дус без. Кырымтатарлар, яһүдләр бар безнең тирәдә – барысы да әйбәт иде.

– Агачтан сез генә салдыгызмы, тагын агачтан салынган башка ял йортлары да бармы?

Яр буенда ук салынган кунакханәләрнең минеке генә агачтан.

– Ут төрткәннәр дисез, моны соңгы киеренкелек, гаскәр кертү белән бәйлисезме?

– Әйтә дә алмыйм. Милиция моны "махсус ут төртү" дип бәяләде. Тикшерү дәвам итә. Тагын берәр нәрсә белә алсалар, төгәллерәк итеп әйтеп булыр. Алар аяк эзләрен тикшерә, ул эзләрне калдыручыларның нинди аяк киемнәрен кигәннәрен әйтә алалар. Шулай ук авыл керешендә видеокамералар бар, алар төшергән язмалар тикшерелә.

Кунакханә янгынга кадәр
Кунакханә янгынга кадәр

Русия гаскәрләре Кырымга керү белән бер үк вакытта кырымтатарларны куркыту чаралары да ешая. Бахчасарайдагы алтынчы бистәдә яшәүче эшмәкәр Сүин әфәнденең өен басканнар. Акмәчеттә җөмһүрият хәрби комитетын басып алган, үзләрен "Народная самооборона" дип исемләгән кешеләр Киевтан килгән берәүләрнең военкоматны видеога төшергәннәреп күреп аларның машиналарына ут ачкан. Шулар ук чит ил журналистларын кыйнап, акчаларын, паспортларын талаганнар.

Алар "Русское единство" фиркасе кешеләре. Фирканең җитәкчелеге - канунсыз сайланган Кырым министрлар шурасы рәисе Сергей Аксенов. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов делегация белән Кырымга килгәндә шул ук Аксенов белән очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG