Accessibility links

Кырымда журналистлар һәм активистларның югалуы хәбәр ителә


Кырым “Евромайдан”ы активисты Анатолий Ковальскийның улы әтисен һәм икенче бер активист Андрей Щекуновны Симферопольдән ерак урында тотык итеп ябып куюларын хәбәр иткән. Тотык итеп алучылар әлегә таләпләрен белдерми. Бу хакта “Украинская правда” кеше хокуклары мәгълүмат үзәге белдерүенә таянып хәбәр итә.

Активистларның Симферополь вокзалына утырып килгән машиналары да табылмаган. Ковальский һәм Щекун вокзалда Киевтан бандероль алырга тиеш булган. Ковальскийның улы Сергей сөйләвенчә, әтисе перронда калган, ә Щекун бандерольне алырга вагонга кергән. Шунда бер отряд кешеләр бәреп кергән. Алар активистларны кыйнаганнар һәм алып киткәннәр. Кайда алып китүләре билгеле түгел.

Херсон өлкәсеннән Кырымга юл алган журналистлар һәм активистларның тоткарлануы һәм юкка чыгуы турында да нечкәлекләр билгеле булды. Тикшереп үткәрү капкасы янында тоткарланып җибәрелгән “Главком” журналисты Алексей Бык сөйләвенчә, журналистларны “Беркут”, “самооборона” һәм тамгалары булмаган хәрбиләр тикшергән. Тоткарланган бер машинада Автомайдан активистлары ике кыз да булган. “Главком” язуынча Екатерина Бутко һәм Александра Рязанцева “Беркут” базасында булырга мөмкин.

Якшәмбе тагын бер журналистлар төркеменең юкка чыгуы билгеле булды. Перекоп тикшереп үткәрү капкасында аларның машиналарын туктатканнар, тентегәннәр, камераларын җиргә алып бәргәннәр, ә журналистларның үзләрен билгесез якка алып киткәннәр. Журналистлар арасында бер хатын-кыз фотохәбәрче дә булган.

Украина Баш прокуратурасы Кырымда “Интер” һәм “Катмирия” журналистларын кыйнауга ике җинаять эше ачты.
XS
SM
MD
LG