Accessibility links

Кырым хакимияте кырымтатарларга хөкүмәттә урыннар тәкъдим итә


Кырым хакимияте автоном республика статусы турында референдумга атнадан да кимрәк вакыт калганда кырымтатарларга хөкүмәттә урыннар тәкъдим итә.

Кырым премьер-министры Сергей Аксенов РИА Новостига белдерүенчә, кырымтатарларга вице-премьер, ике министр һәм башка югары, шулай ук куәт тармагында да урыннар тәкъдим ителә.

Аксенов Кырымда рус һәм кырымтатар телләре сакланачак дип вәгъдә итә. Кырым хөкүмәте депортациядән кайткан кырымтатарларга "тормышларын кору" өчен бүленә торган акчаларны ике тапкыр арттырмакчы.

Кырымтатар Милли Мәҗлесе референдумны бойкот итәргә чакырган иде.
XS
SM
MD
LG