Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Эрдоган Украинаның бөтенлеген яклавын белдерде


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Украинаның бөтенлеген, суверенитетын һәм илдәгәге сәяси берлекне яклавын һәм бу "сакланырга тиеш" дип белдерде.

Эрдоган бу хакта Германия канцлеры Ангела Меркель белән телефоннан сөйләшкәндә белдерде, дип яза Neues Deutschland. Яклар Украина кризисын чишү өчен төзеләчәк төркемдә Төркиянең катнашуы турында да фикерләште.

Элегрәк премьер Төркиянең кырымтатарларга ярдәм итәчәген белдергән иде.

Меркель Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшкәндә Кырымның референдумга әзерләнүенә карата аның легетим булмавын һәм халыкара хокукларны бозуны белдергән иде.
XS
SM
MD
LG