Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Әсад көчләре Сүриядә ачлыкны корал буларак куллана


Сүрия башкаласы Димәшктәге Ярмук качаклар лагерендә ачлыктан кимендә 128 кеше вафат булды. Димәшкне хөкүмәт көчләре урап алган.

Бу хакта Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы хисабында әйтелә. Анда хәрбиләр чорнап алган бистәләрдә кешеләрне ач тотып газаплаулары турында белдерелә.

Amnesty Internationalның Якын Көнчыгыштагы бүлеге башлыгы Филип Лютер: "Кешеләр ачтан үлмәс өчен урамнарда азык эзләп йөргәндә мәргәннәр аткан эт һәм мәчеләрне ашарга мәҗбүр. Бу хәлләр Ярмукта гадәтигә әйләнде", диде.

Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршы торучы гыйсъянчылар Димәшкнең бу бистәсенә 2012 ел ахырында кергән иде. Нәтиҗәдә дистәләрчә мең фәләстин качагы булган Ярмук каты сугышлар урнына әйләнде.

Февраль аенда БМО Иминлек шурасы бөтен якларны да тыныч халыкка китерелә торган һуманитар ярдәмгә комачауламаска чакырган резолюция кабул итте. Әмма әлегә хәлләрнең күзгә күренеп яхшырганы сизелми.
XS
SM
MD
LG